Балтач җирлегендә үзара җыелган салым акчасы 10 процент та тәшкил итми.
Балтач җирлегендәге оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләрен муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин җыйды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: Балтач җирлегендәге 18 яше тулган һәр кешедән референдум белән расланган 200 сум үзара салым акчасы җыю. Балтачта әле җыелган кадәресе 10 процент та юк.
Урындагы җитәкчеләргә үзләрендә эшләүчеләр белән аңлашып, үзара салым җыюны шушы айда төгәлләү бурычы куелды. Әлеге салым күләмен дүрткә тапкырлап, республика бюджетыннан биреләчәк өстәмә белән кушкач, Балтачны төзекләндерү өчен зур ярдәм булачак бу.
Монда минем дә өлеш бар дип горур йөрисең килсә, Балтачтагы банкларга яки турыдан-туры җирле үзидарәгә салымыңны түлә.
Фото: http://www.presidentu.com/taxes/580-s-15-aprelya-2013-nachnut-sobirat-nalog-na-nedvizhimost.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев