Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта үзара салымны кайда, ничек җыялар һәм нәрсәгә тотылачак...

29 март көнне булачак үзара салымны билгеләү буенча референдум көне якынлаша, күршеләрдә ничек икән, ничә сумнан җыялар, кайда тотачаклар, дип кызыксынучылар күп.

Шунлыктан, барлык кеше район буенча бу мәсьәләдә хәбәрдәр булсын өчен түбәндәге мәгълүматларны җиткерәбез. Беренчесе - җирлек исеме, икенчесе референдумга кертелгән салым күләме, өченчесе җыелган финанс средстволары нәрсәгә тотылачак.
1."Балтач шәһәр җирлеге" муниципаль берәмлеге
яшәүче 18 яше тулган һәм референдумда тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015 елда 200 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы:
- 800 мең сумга шәһәр тибындагы Балтач поселогында яңа зират төзү.
2. "Бөрбаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм референдумда тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015 елда 400 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы:
- 70000 сумга Бөрбаш авылындагы "Мәрхәб", "Юныс", "Камилә" чишмәләрен төзекләндерү;
- 80000 сумга Бөрбаш авылының З.Хафизов урамы юлын ремонтлау;
- 100000 сумга Бөрбаш авылында Сабантуй мәйданын төзекләндерү;
- 80000 сумга Алан авылының Советская урамы юлын ремонтлау;
- 80000 сумга Алан авылының Школьная урамы юлын ремонтлау;
- 20000 сумга Бөрбаш Сәрдегәне авылындагы "Байлар", "Сәйфулла" чишмәләрен төзекләндерү;
- 40000 сумга БөрбашСәрдегәне авылы зиратын төзекләндерү.
3. "Борнак авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм референдумда тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015 елда 200 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы:
- 53800 сумга Борнак авылының Татарстан урамы юлын ремонтлау;
- 30000 сумга Шушма урамы юлын ремонтлау;
- 23400 сумга Иске Торҗа авылының Советская урамы юлын ремонтлау;
- 17800 сумга Карык-Серма авылында карт агачларны кисү.
4. "Югары Субаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм референдумда тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015 елда 200 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы:
- 8800 сумга Каенсар авылындагы су белән тәэмин итү системасының проектын төзү,
- Көшкәтбаш авылында 14000 сумга Подгорная урамының, 12000 сумга Х.Такташ урамының, 9000 сумга Молодежная урамының юлын ремонтлау;
- Югары Субаш авылында 12000 сумга Мир урамының, 5000 сумга Школьная урамының юлын ремонтлау;
- Көшкәтбаш авылында 15000 сумга, Түбән Субаш авылында 16000 сумга, Сасна Пүчинкәсе авылында 16200 сумга, Югары субаш авылында 30000 сумга чишмәләрне төзекләндерү;
- Югары Субаш авылында 5000 сумга, Көшкәтбаш авылында 10000 сумга, Түбән Субаш авылында 4000 сумга, Сосна Пүчинкәсе авылында 3000 сумга карт агачларны кисү һәм чистарту.
5. "Карадуган авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм референдумда тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015 елда 300 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы:
- 71100 мең сумга Кенәбаш авылының Центральная,
- 66900 сумга Түбән Кенә авылының Зеленая,
- 36300 сумга Таузар авылының Муса Җәлил,
- 93000 сумга Арбаш авылының Х.Такташ,
- 131700 сумга Карадуган авылының Родник,
- 17700 сумга Югары Кенә авылының Югары урамнары юлын ремонтлау.
6. "Кече Лызи авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм референдумда тавыш бирергә хокукы булган гражданнарга 2015 елда 200 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул средстволарның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләне хәл итү өчен тотылуына сез ризамы:
- 38400 сумга Зур Лызи - 1 авылының Новая урамы,
- 42600 сумга Түбән Ушма авылының Гагарин урамы,
- 88400 сумга Югары Ушма авылының Комаров урамы юлларын ремонтлау.
Фото: http://vk.com/wall-6967990?offset=1040

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250