Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачтан армиягә китүчеләр иң-иң көчлеләр

16 апрель, чәршәмбе көнне Балтач универсаль спорт сарае 2014 елда Россия армиясе сафларына баручы 5 район егетләрен үзенә җыйды.

Балтач, Арча, Биектау, Әтнә һәм Югары Ослан районнарыннан килгән, армия сафларына инде бу язда китәргә тәгаенләнгән, булачак солдатлар пневматик винтовкадан ату, АК-74 автоматы магазинын патрон белән тизлеккә тутыру, 100 һәм 1000 метрга йөгерү, «Камаз» автомобилен йөртү, канат тарту, гер күтәрү, этелү һәм тартылу ярышларында узара көч сынаштылар.
Гомүми 10 ярыш нәтиҗәләре буенча җинүче булып безнең район командасы табылды. Арча районы икенче, Биектау егетләре өченче урында. Безнең булачак солдатларыбыз 24 апрель көнне Республика күләмендә ярышларда катнашу хокукын яулап алды. Әфәрин, егетләр!

Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/604540.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250