Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балыкчылар да... ярыша

- Бу ярышка хәзерләнү өчен бик зур хезмәт куйдык. Түнтәр буасына керә торган юлларны да тракторчы Салават ике көн буе чистартты. Ярыш иртәсе дә бик салкын булып чыкты. Урамда 30 градус салкын иде. Балыгы кабар микән? Капмаса, нишләрбез? Юл буе әнә шундый уйларга батып, кайгырып барды, балыкчылар ярышын уздыруны үз...

Соң, балык җене кагылган кешене җәйге эсселек тә, кигәвене-черкие дә, кышкы зәмһәрир салкыннар да куркытамы соң? Буага кадәр ике яклап чистартылган юлга тезелгән машиналар Түнтәргә кадәр сузылды. Ярышырга килгән балыкчылар гына да 107 кеше иде. Әле бәйрәмне карарга килүчеләрне, чакырылган кунакларны да кушсаң... чын район Сабан туена әйләнде ул. Кайдан гына килмәгән иде балыкчылар да... Арчадан, Казаннан, Шәмәрдәннән, Түбән Камадан, Малмыждан, районыбыз авылларыннан. Әнә, Смәел авыл җирлеге рәисе Р.Йосыпов, «Кызыл юл» җәмгыяте рәисе Ф.Хәйруллиннар хәтта ярышларга балыкчылар командасы туплап җибәргәннәр иде. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә! Капитаннары Рәнис Нәбиев, Раиф Нургалиевларның шатлыклары эчләренә сыймады бу көнне. Барысын да уйлап эшләгәннәр бәйрәмне оештыручылар. Көне буе «Хыял» хезмәткәрләренең табасында коймак чыжлап, самавырларында чәйләре кайнап, шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкямовның тәмле пылаулары, шашлыклары бәйрәм ахырына кадәр пешеп торды. Балалар рәхәтләнеп таудан чана шудылар. Җыр-моң астында гына балык тоттылар һәвәскәр балыкчыларыбыз. Балык каптырырга да 2 сәгать вакыт бирелде. Жюри әгъзалары һәрбер балыкчы янында булып, аларның һәркайсына аерым бәя бирделәр. Номинацияләре дә, бүләкләре дә бихисап күп иде, хәтта бер генә балык эләктергән 6 балыкчыга да бүләк тапшырдылар. Районыбызның мөхтәрәм кунаклары - район аучылар һәм балыкчылары җәмгыяте рәисе, танылган ветеран көрәшчебез, спорт остасы Ф.Әхмәдиев, «Балтач» дәүләт тыюлыгы директоры А. Фәрхетдинов, тыюлык инспекторы Р.Хаҗиев, бәйрәмнең хуҗасы-оештыручысы А.Вәлиев алып килгән бүләкләрне бер сәгать тапшырдылар. Җиңүчеләребезнең дә барысын да атап узарга газета бите җитмәс иде. Иң беренче регистрация узучы Балтачтан Рамил Хәйруллин булса, иң беренче балык каптыручы булып Балтачтан Илфат Котдусов танылды. Иң яшь балыкчы исеменә Нормадан 8 яше тулмаган Самир Гайфуллин, иң олы балыкчы исеменә 63 яшьлек Сала-Көшкәттән Александр Прокопьев лаек булды. Сан буенча 53 балык каптырып, Балтачтан шул ук ярышларга беренче булып килгән Рамилебез чемпион калды. Үлчәү буенча 880 грамм балык тоткан кунырлы Илшат Хәсәнов җиңүче булды. Ә иң зур балыкны (18,5 см.) Кече Лызидан Владимир Филиппов, иң кечкенә балыкны (6,5 см.) Сизнердан Владислав Васильев эләктерде. Түбән Кама шәһәреннән килгән кунагыбыз Николай Нестеров исә «Азат» АЗСнан 25 литр бензин талоны белән бүләкләнде. Балтачтан Рамил Зариповны да туган көне белән котлап уздылар. Барлык номинациядә җиңү яулаган 14 балыкчы янә боз өстенә төшеп, үзләрен җитезлектә сынадылар. Билгеле бер араны йөгереп узып, тиз генә боз тиштеләр. Арчадан Айрат Габдуллинга бу юлы тиңнәр булмады. Абсолют җиңүчене билгеләр өчен финалистларга шушы эшләрне кабаттан башкарып, иң беренче булып балык каптыру бурычы куелды. 2013нче елның җиңүчесе булып 5 минуттан кабат балтачлы Илфат Котдусов танылды, резина көймә бүләк иттеләр үзенә. «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре балыкчыларның аң-белемнәрен дә тикшерделәр. Монда да сынатмады егетләр. Районыбызның табигать дөньясына багышланган викторинада җиңүчеләргә Татарстанның Кызыл китаплары тапшырылды. Барлык катнашучыларга өстәл календарьлары өләшенде. Ярышта катнашучылар барлык иганәчеләргә, бәйрәмне оештыручыларга, «Түнтәр» җәмгыяте, авыл җирлеге җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткереп, кичке якта гына өйләренә таралыштылар. Без дә үз чиратыбызда, бу бәйрәмне дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.
Рәсемдә: 2013нче елгы бәйге җиңүчесе балтачлы Илфат Котдусов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250