Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Башкортстан тавында югалган Казаннан килгән гаилә табылган.

Башкортстанның таулы "Иремель" паркында 6 һәм 14 яшьлек балалары белән 32 яшьлек хатын-кыз юкка чыгуы, кичә аларның табылуы турында массакүләм мәгълумат чаралары хәбәр иткән иде. Кызганычка каршы, 14 яшьлек кыз бала суык тауда вафат булган.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, хокук органнарына баланың үле гәүдәсе табылу турында 30 мартта хәбәр кергән. Әлеге очрак буенча тикшерү бара. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, процессуаль карар кабул ителәчәк.
Тикшерү фаразлары буенча, Чиләбе өлкәсенең Тюлюк авылына Казаннан килгән әлеге гаилә 29 мартта төштән соң таудан йөреп кайтырга була. 7 чакрым юл үткәч, чәй эчәләр, дус хатын-кыз белән хушлашалар да, юлларын дәвам итәләр. Ләкин билгеле вакытка авылга кайтып җитмиләр.
Тауда һава температурасы 22 градус суык булган. Шуңа да 14 яшьлек кыз туңудан үлгән, дип фаразланыла. Әни кеше һәм 6 яшьлек улының да хәле авыр - кул-аяклары өшегән. Алар хастаханәдә.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250