Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар рәсеме һәм плакаты республика конкурсында якташларыбыз җиңүчеләр рәтендә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру;

буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга, әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатыннан, Татарстан Республикасы Профсоюзлары Федерациясе балалар рәсеме һәм плакаты республика конкурсы уздырды. Конкурс комиссиясе нәтиҗәләр ясады. Призлы урыннар исемлегендә безнең яшь райондашларыбыз да бар.
I категориядә (мәктәпкәчә 4-6 яшь) 1 урынны икенче номерлы Балтач балалар бакчасында тәрбияләнүче Азалия Нурмөхәммәтова,
II категориядә (7-11 яшь) 2 урынны Балтач урта мәктәбенең 2«Б» сыйныф укучысы Азат Мөхәммәтҗанов,
III категориядә (12-16 яшь) 3 урынны Балтач гимназиясенең 7«А» сыйныф укучысы Альсина Нуриева яулады.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото: http://www.prgu-tatarstan.ru/?p=2468

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250