Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөек шагыйрь музеена сәяхәт (фото)

"Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы "Наз" бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл ветераннары, инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукай - Кырлай" музеенда экскурсиядә булдылар.

Өлкәннәребезгә экскурсовод язма материаллар, китаплар, фотосурәтләр, авыл һәм шәһәр көнкүреше әйберләрен күрсәтеп, язучының тормыш юлын, иҗатын аңлатып узды.

Шагыйрьнең юбилеена багышлап ачылган Сәгди абый бакчасында тернәкләнүчеләрне Тукайның әкият геройлары каршы алды. Аларга әлеге экскурсияләр татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмат белән күбрәк танышырга, искә төшерергә ярдәм итте.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250