Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белемнәрен ныгыттылар

24-25нче февраль көннәрендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча белгечләре һәм тармак җитәкчеләре өчен укулар оештырды.

Аның практик өлеше «Татарстан» һәм «Смәел» хуҗалыклары производство объектларында үткәрелде. Биредә терлекләрдән ничек яхшы үрчем алып һәм аларның тулы сакланышын тәэмин итеп була, ит-сөт җитештерүне арттыруда әле файдаланылмаган нинди мөмкинлекләр бар, терлекчелек өлкәсендә нинди яңалыклар кертелә һәм башка шундый күп сорауларга җаваплар булды. Икенче көнне алар Бөрбаш мәдәният йортына җыелды. Биредә практикада күргәннәрен теоретик яктан ныгыттылар. Республиканың төрле фәнни институтларыннан чакырылган галимнәр авыл хуҗалыгы производствосын алга җибәрердәй күп файдалы мәгълүматлар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250