Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер «Труд»тан - 12

Җәмгыятьләр арасында узган елгы икътисадый күрсәткечләр буенча район авыл хуҗалыгы идарәсе билгеләнгән рейтингта «Труд» хуҗалыгы өченче урында.

Биредә сөрүлек җирләренең һәр гектарына акча кереме уртача район күрсәткеченнән югары - 24 мең сум тәшкил итте. Ә акча кеременә карата кредит бурычлары иң аз булган өч хуҗалыкның берсе булып торалар. Бу уртача район буенча 28 процент булса, аларда 15 процент кына.
Акча кеременә карата капиталь салымнар уртача районныкыннан 2 процентка күбрәк - 18 процент кертелгән. Һәм тагын шунысы игътибарга лаек. Эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү буенча 20 җәмгыять арасында беренче урында баралар. Биредә уртача айлык хезмәт хакы 16 мең сум тәшкил итте. Бу уңышлар иң беренче чиратта сөт җитештереп сатудан алынган керем нәтиҗәседер.
Алдынгы сыер савучылар исемлегендә дә бу хуҗалыктагы 12 сыер савучының 12се дә бар. Бозаулар, таналар, үгезләр караучы терлекчеләрнең дә күрсәткечләре начар түгел. Алевтина Григорьева, Любовь Щербакова, Юлия Григорьева, Лидия Николаева, Иван Ураков, Тамара Закирова үз группаларындагы терлекләрдән узган ел тәүлек саен 700 граммнан 1 килограммга кадәр артым алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250