Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Бердәм Россия” бюллетеньдә беренче булачак

Бүген ТР ҮСК да җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 14 сентябрьдә узачак V чакырылыш Татарстан парламентына депутатлар сайлауларында тавыш бирү бюллетенендә беренче булачак.
Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде.
Республика парламентына депутатлыкка кандидатлар исемлеге ТР ҮСКдә теркәлү узган партия вәкилләре, чират буенча кәгазь битенә 1-8 номерлары язылып салынган конверт алды.
Җирәбә салу нәтиҗәләре буенча, бюллетеньдә беренче урынны "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге билиячәк, икенче - "Яблоко", өченче - "Гадел Россия", дүртенче - "Родная партия", бишенче - Россия либераль-демократик партия, алтынчы - РФ Коммунистлар партиясе, җиденче - "Родина", сигезенче - Россия коммунистлары.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин партиянең төбәк бүлеге вәкилләренә уңышлар теләде. "Бюллетеньдә урын мөһим түгел, дип уйлыйм. Иң мөһиме - партия исеме, беренче затлар исем-фамилиясе һәм алар башкарган эш", - дип билгеләп үтте ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/08/12/100624/
Фото:http://www.amberclub.org/news/23/1653/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250