Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Беркем дә читтә калмаган

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләрендә һәйкәлләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Шубанда 30 ел элек, Җиңүнең 40 еллыгына төзелгән һәйкәлгә дә авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына реставрация ясала, керү юлына брусчатка җәелә.

Тирә-ягын тәртипкә китереп, утыргычлар булдырып, клумбаларга чәчәкләр утыртып, "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан, биредә парк булдырырга да планлаштыралар.
- Һәйкәлнең төп үзгәреш кичергән өлеше исемлегендә, - ди Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов. - Элеккесендә исемлектә безнең авыл җирлегеннән китеп, сугыш кырында ятып калган 126 каһарманның гына исеме теркәлгән иде, ә хәзергесенә Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык кешене дә тупладык. Безнең җирлектән сугышка 269 кеше киткән дип йөри идек. Эзләнә торгач, Югары Шубан, Түбән Шубан, Ярак-Чурма, Гондыр, Зур Лызи авылының II өлешеннән барлыгы 323 кеше киткәнлеге ачыкланды. Шуның 172се яу кырында батырларча һәлак булган, 151е туган ягына әйләнеп кайта алган. Тик, кызганыч, бүгенге көндә бер сугыш ветераны да калмады, соңгысы 2006нчы елда вафат булды. Тыл ветераннары сафы да сирәгәя, безнең арада 15е генә исән-сау гомер кичерә.
Шулай ук Норма авыл җирлегенә кергән Нормабаш, Пүскән, Кили, Чапшар, Норма авылларында да Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең матди ярдәме белән һәйкәлләр төзекләндерелгән, территориясе тәртипкә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250