Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Берсен дә тыңламый Илсөядән башка

Ә быел Ясминәнең әти-әнисе сөекле кызларының хыялын тормышка ашырганнар, алар бергәләп Илсөя Бәдретдинованың концертына барган, хәтта сәхнәгә менеп әлеге җырны Илсөя белән бергә башкарганнар.

Җырлы-моңлы гаилә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың кызлары Ясминә Инстаграмда зур популярлык алды. Кечкенә кызчык моңлы әти-әнисенең сәләтен үзләштергән, ул бик яратып җырлый һәм бии. Бигрәк тә Ясмнә Кираметдинова Илсөя Бәдретдинова җырларына мөкиббән. Ясминә җырчының «Атказанмаган» җырының чын фанаты! Өйдәме, машинадамы, бу җыр кайда гына яңгыраса да кызчыкны битараф калдырмый.

Ә быел Ясминәнең әти-әнисе сөекле кызларының хыялын тормышка ашырганнар, алар бергәләп Илсөя Бәдретдинованың концертына барган, хәтта сәхнәгә менеп әлеге җырны Илсөя белән бергә башкарганнар. Эльмира Нәгыймова концерттан соң хис-кичерешләре белән уртаклашып: «Ясминәнең хыялы чынга ашты. Бу концертка купме әзерләнде. Җәй буе бу җырны бертуктаусыз җырлатты, машинага утырган саен «Әни, включи минем бакалар» дип... берсен дә тыңламый Ильсөядән башка... даже безне», – дип язып куйган үзенең Инстаграм тасмасына.

Сөбеханәллаһ, Кираметдиновлар гаиләсендә тагын бер йолдыз үсеп килә бугай. Видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Күз тимәсен, дип карагыз.

Автор: А.Галимова

sahne.ru

Фото: Инстаграм @ilmira.nagimova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдритдинова