Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без — «пәри», балалар — «әрәмтамак»

Балаларга тиешле тәрбия бирү иң беренче әти әнигә бәйле булса да, кайчак ата-ана үзләренең бурычларына «салкын» карый. Шул сәбәпле бу эшкә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары алынырга мәҗбүр була.

2011нче елда үткәрелгән соңгы җыелышта әти-әнисенең сүзенә колак салмыйча, үз уйлары белән генә яшәүче яшьләрне дөрес юлга кертеп җибәрү, ир белән хатын арасында килеп чыккан низагларны җайлау, «шешә»не гаиләсенә караганда да артык күрүчеләрнең күзләрен «ачу» кебек мәсьәләләр күтәрелде.
Тәрбияләрендә балигъ булмаган балалары була торып та, геләсә нишләп йөрүче, сабыйларына тиешле тәрбия бирмәүче әниләр: Голнар Альмөхәммәтова (Норма), Тамара Гафиуллина (Чепья), Таисия Вахра-меева (Чепья), Рәсимә Гафиуллина (Смәел), Таисия Кунаева (Урта Көшкәт), Лилия Жукова (Бөрбаш Сәрде-гәне). Спиртлы эчемлек кулланып, законның нәрсә икәнен онытучылар, алкогольне «дус» күрүчеләр: Илшат Галимҗанов (Балтач), Алмаз Сәйфетдинов (Бөрбаш Сәрдегәне), Илнар Альмөхәммәтов (Норма), Илшат Гыйззәтуллин (Норма), Дмитрий Степанов (Чепья), Рәис Заһидуллин (Шубан), Ленар Баһавиев (Түбән Кенә), Руслан Бутарасов (Кече Лызи), Дамир Вахитов (Балтач), Азат Шәфигуллин (Балтач), Рөстәм Рамазанов (Балтач). Әлеге хәлләрнең һәрберсендә аерым кеше язмышы ята, дәрес, аларның кайберлә-рен кызганырлык, тик безне, ягъни комиссия әгъзаларын «пәри», ә газиз балаларын «әрәмтамак» итеп караучылар ягына хәтта борылып та карыйсы килми. Үзләренең кемлекләрен комиссия алдында тулаем «күрсәтеп»: йоклаган рәвеш ясап утыру белән кемгә нәрсә күрсәтергә тели алар, аңламассың. Тормыш баскычының төбенә «тәгәрәгәннәрен» аңлап, аларга бирелгән мөмкинлектән, рәхмәт әйтеп, файдалансыннар гына иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә мондый гаиләләрдә балалар нишләдеме икән? Җавап билгеле... мондый түбәнлеккә төшү өчен күп кирәкми, бүген булган кадерле көннәребезнең ямен сүндермик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев