Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Солдат шинелен кемнәр кия

Хәрби хезмәт, андагы яңалыклар белән танышу өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Балтач районы буенча хезмәткәре Марат Разак улы Муллахмәтовка мөрәҗәгать иттек. - Марат Разакович, язгы чакырылышта ничә егет солдат шинелен киде? - 53 егет хәрби хезмәткә алынды, ә узган ел бу чорда 44 егет армиягә киткән иде. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә...

Хәрби хезмәт, андагы яңалыклар белән танышу өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Балтач районы буенча хезмәткәре Марат Разак улы Муллахмәтовка мөрәҗәгать иттек.

- Марат Разакович, язгы чакырылышта ничә егет солдат шинелен киде?

- 53 егет хәрби хезмәткә алынды, ә узган ел бу чорда 44 егет армиягә киткән иде. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә армиягә барудан кичектерелгән егетләр дә булды.

- Кемнәргә һәм нинди очракта кичектерү каралган?

- 11нче сыйныфны тәмамлап, лицей һәм колледжларда укучылар өчен армия хезмәтен кичектерү бетерелде. Шулай ук югары белемле укытучы һәм табиблар да армиягә барачак. Әти-әнисе пенсиядә булып, гаиләдә бердәнбер бала булса да армиягә алына. Әгәр әти-әнисе инвалид булса, ВТЭК карарында тәрбияләү өчен кеше кирәк дигән күрсәтмә язылса, хәрби хезмәтне кичектерү каралган. Шулай ук 11нче сыйныфны тәмамлап, имтиханнарын уңышлы тапшырса, югары уку йортына керү өчен дә хәрби хезмәт вакыты кичектерелә.

- Хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү очракларын киметүгә ихтыяҗ шулай зур идемени?

- Әйе, чөнки хәрби хезмәтнең вакыты кыскарды. Әзерлекле белгечләргә ихтыяҗ артты. Шуңа да армиягә кадәр үк шоферлыкка күпләп укыту башланды. Әле бу кулыңа машина йөртү хокукын алгач та армиягә китәсең дигән сүз түгел. Уку барышында сәламәтлегеңә яки тормышыңа бәйле үзгәрешләр булса, армиягә алу кичектерелергә мөмкин.

- Шоферлардан башка да белгечләр әзерләнәдер бит?

- Әзерләнә, билгеле. Парашютчылар, танк йөртүчеләр һәм яңа төр кораллар эш итәргә өйрәтә торган махсус мәктәпләр, училищелар бар...

- Марат Разакович, хәзер бит контракт буенча хезмәт итүгә дә игътибар зур. Һәм бу үз чиратында армиягә лаек белгечләр таләп итә.Әзерлек белән килгән егетләргә барыбер җиңелрәктер инде.

-Шулай билгеле. Ләкин барыбер килешү буенча хезмәт иткәндә дә нәкъ гади армиядәге кебек үк өйрәнү мәктәбе үтәләр. Мәсәлән, Ульян дивизиясендә дә нәкъ шулай. Бүген ул үз статусын үзгәртте. Биредә хезмәт итүчеләргә 45 мең сумга кадәр хезмәт хакы каралган. Әгәр парашюттан сикерү нормасын үтәсә, тагын 12 мең сум өстәлә, чираттагы ял (30 көн, юл керми) да тагын 15 көнгә арта. Яшәү урыны казарма, әгәр биредә яшәргә теләмәсә фатирда яшәргә мөмкин. Ул очракта 3600 сум компенсация түләнә, ә калган бәяне үзе түли.

- Шул гынамы? Башка төрле өстенлекләре турында да сөйлиләр бит!?

- Бар инде ул. Аның өчен икенче кат килешү төзергә кирәк. Шул вакытта хәрби ипотекага басып, фатир алырга мөмкин. Синең исемгә банкта исәп-хисап ачыла. 10 елдан артык хезмәт иткәч, Рәсәйнең төрле шәһәрләрендә фатир алу мөмкинчелеге дә бар. 13 ел хезмәт итсәң фатир үзеңә бушка кала, әгәр алдан китсәң фатир бәясен үзең түлисең. Хезмәт итү чорында һәр квартал саен зур күләмдә премия языла. 20 елдан пенсиягә чыгарга мөмкин. Өстенлекләре күп инде, тәвәккәлләргә генә кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Егет кеше түгел, үзем дә кызыгып куйдым.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев