Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Балтач бистәсенеӊ СМУ микрорайонындагы спорт мәйданчыгын ачтылар

Спорт мәйданчыгы чын мәгънәсендә икенче яшьлеген кичерде. Инде озак еллар шушы җирлектәге халык өчен хезмәт иткән мәйданчыкны федераль программа нигезендә яңарттылар.

Ул хәзер бөтенләй башка. Районда мондый мәйданчыклар төзү матур гадәткә кереп бара. Бүгенгесе шундый куанычлы вакыйгаларның алтынчысы. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин халыкның шатлык-куанычын ихластан уртаклашып, мәйданчыкның игелекле хезмәт күрсәтүен теләде. Микрорайон халкы да үз исеменнән җитәкчелеккә зур рәхмәт белдерде.

- Тик шунысы гына үкенечле: 2-3 яшьлек балаларга уйнар өчен җиһазлар юк. Бәлки балалар элек бик яратып уйнаган таучыкларны кире үз урынына куяргадыр. Аларда нәниләр дөньяларын онытып уйный иде, - ди әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250