Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген мәдәният үзәгендә балалар киеме күргәзмәсе үтте

Күргәзмәдә Казанның "Шмеленок" балалар киеме фабрикасы үз товарларын тәкъдим итте. Чарага мәктәпләрдән директор урынбасарлары, шәхси эшмәкәрләр чакырулы иде.

Күргәзмә эшендә район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров та катнашты.
Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән оештырылган әлеге чараның төп максаты - балаларны киҗе-мамык тукымадан тегелгән киемнәр белән тәэмин итү. Күргәзмә вакытында аеруча укучы формасы хакында зур сөйләшү булды. Фабрика тарафыннан тәкъдим ителүче укучы кызлар өчен форманың өр-яңа моделе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Бәяләрнең чагыштырмача арзан булуы да, сатып алучы өчен зур роль уйный.
- Без мәктәп балаларын табигый, сулый торган кием белән тәэмин итәргә тиеш. Бүгенге күргәзмә дә шул максаттан чыгып оештырылды, - дип ассызыклады Рамил Нотфуллин эшчәнлек белән танышкан чакта.
Киләчәктә бәлки Балтачта да фабриканың үз сәүдә ноктасы ачылып, балалар өчен үзебезнең җирлектә киҗе-мамык тукымадан тегелгән киемнәр сатып алу мөмкинлеге туар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250