Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистәдә чүп контейнерларын бәйрәм көнне дә бушаталар (фото)

Бәйрәм көннәрендә, ялларда, массакүләм бәйрәм чараларында ял итмәүче, хезмәт вазыйфаларын башкаручы хезмәткәрләр бар. Бәйрәмнәр аларсыз узмый, хәтта күз алдына да китереп булмый...

Игътибар үзәгендә - мәдәният тармагында эшләүчеләр һәм үзешчәннәр, аннан соң халыкның иминлеген һәм сәламәтлеген саклап торучы полиция һәм медицина хезмәткәрләре, сәүдә хезмәте күрсәтүче сәүдәгәрләр дә эш урынында, таксистлар да руль әйләндерә, соңгы елларда бик популярлашкан уен һәм күңел ачу чараларын оештыручылар да артканнан арта...
Ә менә 9 май - Җиңү көне иртәсендә гадәти эш көнендәгедәй урам җыештырып, чүп контейнерларын түгүче хезмәткәрләрне әле моңарчы күргәнем юк иде. Чөнки бу датаның календарьда эшләми торган ял көне буларак билгеләнүе һәркемгә мәгълүм, югыйсә. Бистә халкы йокысыннан уянганчы, районның Төзекләндерү ("Благоустройство") җәмгыяте хезмәткәрләре урам чатларында торган зур чүп контейнерларын бушатып, эшләрен төгәлләп тә кайталар. Аларның үз эшләрен төгәллек белән башкарулары, графиктан тайпылмыйча хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарулары соклану һәм ихтирам уята. Без дә чисталыкны саклауга үз өлешебезне кертсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250