Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Блокада дәһшәтен кичергән ветеран нахакны күтәрә алмаган…

Блокада дәһшәтеннән исән калган, әмма «Магнит» сәүдә челтәренеӊ Кронштадтагы бер кибетендә 3 пачка май урлауда гәепләнгән Рауза Галимова нахакны күтәрә алмый.

Үлеменнән соӊ 3 көн узгач кына аныӊ семьясына гафу үтенгән хатларын электрон хәлдә генә юллаганнар. Кибет директорыныӊ инструкция буенча эш итүен, ә килеп чыккан «вакыйганыӊ» трагик хәлләр бәйләнеше итеп бәяләгәннәр. «Магнит»ныӊ җитәкчесе Сергей Галицкий үзенеӊ Твиттерында «полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк булмагандыр һәм компания семьяга ярдәм итәчәк», дип белдерә.
Матбугат битләрендәге хәбәрләрдән чыгып бу вакыйгаларны исегезгә төшереп китәбез:
Узган атнада Кронштадт шәһәренеӊ «Магнит» кибетләренеӊ берсендә блокададан исән калган 81 яшьлек Рауза Галимованы 3 пачка май урлады, дип полиция чакыралар. Олы яшьтәге апаныӊ хәле полиция бүлегендә начараеп китә. Килеп җиткән «Ашыгыч ярдәм» врачлары ярдәм итә алмыйлар, ул мәрхүмә була. Прокуратура тикшерүе һәм кибет видеоязмасы күрсәткәнчә, урлау фактты бөтенләй расланмый.
Фото: http://www.ntv.ru/novosti/1305317/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250