Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Борнакта кече авыл көне – “Мобиль хезмәт” кунакта.

Борнак авылы турында кыскача гына белешмә: 554 кеше исәптә тора, шуның 135е - пенсионер , ә 99ы - 18 яшькә кадәрге яшьләр. Авылның иң өлкән хатын-кызы - 1924нче елгы Мәсрүрә Габдрахманова, ә иң өлкән ир-аты - 1928нче елгы Фәтхелислам Фәйзрахманов. Иң яшь кешесе - 2014нче елның октябрендә туган Рәсим Габделхаков.

Район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелегендә "Мобиль хезмәт" исеме астында халык белән очрашуның чираттагысы бүген Борнак авылында үткәрелде. Белгечләрнең авыл җирлекләренә чыгып, халыкка көндәлек тормышта кирәкле мәгълүматларны ирештереп кенә калмыйлар, гади халыкның теләк-тәкъдимнәренә колак салалар, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклыйлар.
Мондый очрашулардан соң күп кенә очракларда, мәсьәләләр халык файдасына чишелеш таба. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина үз чыгышында инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр өчен махсус булдырылган укулар турында, төрле социаль катлам вәкилләренә кагылышлы ташламалар, "соцпакет"тан файдалану үзенчәлекләре, бюджет сферасында хезмәт куючы һәм мөмкинлекләре чикле гражданнарга, пенсионерларга кагылышлы дәвалану санаторийларына юлламалар хакында да аңлатып үтте.
- Әлеге юлламаларга гаризаларны теркәү гомум республикакүләм электрон чират аша гамәлгә ашырыла. Шулай булса да, юлламалар килеп тора. Әгәр дә чираттагы кеше билгеле сәбәпләр буенча бара алмыйм, диеп баш тарта икән, ул чираттан төшми, ә исемлектә кала, - дип искәртте.
Район Пенсия фондының пенсия билгеләү буенча белгече Гадения Муллагалиева пенсия түләүдәге яңалыклар белән, ә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафина сатып алынган товар белән бәйле аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракта кулланучы хокукларыннан файдалану мөмкинлеге белән таныштырды.
Борнак авыл җирлеге башлыгы Рима Исьмекова исә, "Әлеге авылга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителеп килә, чишелеш тапмаган зур проблемалар юк", дип белдерде.
"Наз" үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авыл буйлап йөреп, ветераннарның, инвалидларның һәм күп балалы, авыр хәлле гаиләләрнең өйләрендә дә булып чыктылар. Аларның яшәү шартлары белән таныштылар, борчыган проблемаларын язып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250