Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөрбаш иртәгә Сабантуй кабул итә

Иртәгә, 3 августта Балтач районы мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән алтынчы тапкыр республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Дүртенче ел рәттән инде ул Бөрбаш авылында үткәрелә.

Анда Корьән уку, догаларны яттан сөйләү белән бергә 1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә татарча көрәш тә уздырыла.
Батыр калучыларга тиз йөрешле велосипед, батыр асты калучыларга гади велосипед, 3-4 урыннар да зур бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Абсолют батырга скутер биреләчәк.
17 төрле уен үткәреләчәк, быел - кул көрәше дә өстәлә. Ул балалар арасында 2 үлчәүдә - 50 кг. Кадәр һәм аннан югары үлчәүдә булачак. Шулай ук бу төрдә имамнар һәм мәхтәсибләр дә көч сынашачаклар.
Барыгызны да бәйрәмгә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250