Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөрбаш мәктәбендә 40 елдан соң сабакташлар җыйналды

«Бәйрәм күңелне тәрбияләү һәм рухи яктан биеклеккә күтәрелү өчен этәргеч булырга тиеш». Җәлил хәзрәт вәгазеннән.

Үземнең туган мәктәбемдә 30 елдан артык эшләү дәверендә бик күп кичәләр оештырырга туры килде. Ә менә сабакташлар белән 40 елдан соң очрашу кичәсе уздыру фикере 1 ел алдан туды. Сыйныфташыбыз Җәлил Фазлыев бу фикерне куәтләп, үзенең планнарын да ачып салды. Китап чыгару өчен материаллар туплый башладык, һәрберебез турында кыскача мәгълүмат җыелды. Китапны бастыру эшен Җәлил үз өстенә алды. «Бер очрашу - үзе бер гомер» чакыру китабы сабакташларыбызга Яңа ел бүләге буларак та барып иреште. Үзебезне укыткан укытучыларыбызга да бүләк иттек ул китапны. Һәркем очрашу көнен зарыгып көтте, яшьрәк күренү, матуррак булу өчен алдан ук әзерләнде. «Ләлә апа да кайта!», дигән сүзне барысы да сөенеп кабул итте.
Бөрбаш урта мәктәбен 40 ел элек 52 укучы тәмамлый. Мәктәп тарихында иң күп югары белем алучы чыгарылыш бу. Очрашуда шуларның 42се катнашты. Ул чорда тарихка кереп калырлык укытучы-лар булган. Безгә белем биргән, бүгенге көндә вафат булган: Манзума апа Әхмәтшина, Маһиҗамал апа Хаҗиева, Мәрьям апа Рамазанова, Разия апа Шәрифуллина, Васил абый Гарифуллинны сагынып искә алдык. Безнең белән очрашуга килгән Суфия апа һәм Габделхак абый Исхаковлар, Наҗия апа Солтанова, бертуган Гөлнур һәм Гөлзада апа, Әмир абый, Зөлфия апа, Мансур абый, Гәүһәрия апага элекке укучыларының рәхмәт сүзләре бик күп булды. Иң зур хөрмәт сыйныф җитәкчебез Ләлә апа Шаммасовага иде. Кем генә сүз алса да мәктәп елларында икенче әниебез булган кече күңелле, ярдәмчел бу укытучыга күз яшьләре аша олы рәхмәтен җиткерде. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, Свердловск өлкәсеннән безне сагынып, канатланып кайтты ул.
«Бала чакта алган тәрбияне бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас», - ди Риза Фәхреддин. Тәрбиягә нигез мәктәптә салына, шуңа күрә укытучыларыбызга ул бик зур бурыч итеп йөкләнгән һәм алар аны тиешле дәрәҗәдә үтәгәннәр дип саныйм. Бүгенге көндә исән-сау булган сабакташларыбызның тормышлары бөтен, һәркайсының балалары бар, оныклары үсеп килә. Гомумән, кем кайда гына эшләмәсен, үз юлын тапкан, туган ягы, мәктәбе өчен горурланырлык шәхес булып яши.
Мәктәп директоры, кунакчыл Гүзәл Бариева җитәкчелегендә коллектив безне хөрмәтләп каршы алды. Аларга зур рәхмәт әйтеп, без бәхилләшмәдек, бары саубуллаштык. Әйе, бер очрашу - үзе бер гомер шул.
Фото: http://vk.com/gimnazija40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250