Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бу җәйләргә синсез керәбез...

Быел кыш бер дә китмәс кебек тоелды: апрель башында әле бөтен дөнья ап-ак карда иде. Кыш буе җыелган авыр хисләрегезне таратыйм әле, дигәндәй, яз тиз генә килде дә бөтен җиһанны оҗмахка әйләндерде: агачлар яшелдән киенде, кояш җылы нурлары белән иркәләп сөйде.

Табигатьнең шундый гүзәл мизгеленә кинәнеп яшәрбез генә дигәндә, ямьле 12 май иртәсендә сыйныфташым, партадашым, балачак дустым, авылдашым Миләүшә күзләрен мәңгегә йомды. Аяусыз авыру белән көрәшкәнен белсәм дә, җиңәр кебек иде ул каһәрне көчле рухлы дускаем! Язмышлардан узмыш юк икән: алмадай 3 баласын ятим калдырып, газиз әти-әнисенең, сөекле иренең, туганнарының, дусларының бәгырьләрен телеп, китеп барды.
Шундый Миләүшәбезнең кара җир куенына кереп ятуына табигатьнең дә үзәге өзелде: шул кичне давыл өермәсе зиратта 7 каенны сындырып, 4 чардуганны аударып атты.
Карадуганның эшчән, тәртипле Вәгыйз-Сәвия гаиләсендә үскән 4 баланың икенче җимеше иде ул. Мәктәптә «5»кә, «4»кә генә укыса да, югары белем алу өметен бер түрәнең сыйныф белән сыер саварга калдыру планы өзде (безнең сыйныфта түрә-кара баласы юк иде шул, бездән соң бу «яхшы» традицияне дәвам итмәделәр). 2 сыйныфтан без ике кыз гына институтка «кача алдык». Ишле гаиләдә туып-үскән урманчы Илфатка уңган хатын булып, 3 балага гомер биреп, һәр эшендә алдынгы булып яшәде ул.
Вәгыйз абый белән Сәвия апага бүген беркем дә ярдәм итә алмый, чөнки бала - бәгырь җимеше. Шулай да минем аларга әйтәсе килгән рәхмәтем бар: сез үз балаларыгызга бәхетле балачак бирдегез, аларны тормыш итәргә яраклы итеп тәрбияләдегез. Балаларыгыз алдында әти-әнилек бурычын сез тулаем үтәдегез. Кызыгыз сездән риза-бәхил булып киткәндер.
Арча районында яшәсә дә, 5 ел саен оештырылган сыйныфташлар очрашуының һәрберсенә килде Миләүшә. Елмаеп-көлеп килеп керер иде. Безнең күңелләрдә ул һәрчак шулай калыр. Быелгы 25 еллыкта да 30, 35тә дә...
«Заман кызу, без үзебез әле заманнан да кызу, кайнар канлы», - дигән бер шагыйрә. Һәрберебез дөнья куа, ашыга. Телефоннан гел сөйләшеп торсак та, өйләребезгә йөрешергә җай чыкмады. «Әниләргә килгәч бер төшәрбез», - диде ул. Мин «Җәй җиткәч, үзебез килеп чыгарбыз», - дип җавапладым. Бик күп җәйләр узган, быелгысына инде Миләүшәсез керәбез. Сабантуйларында, дөньяларны балкытып, Миләүшә йөрмәс инде. «Каен белән бас янәшә,
Сиңа бик тә килешә, Миләүшә!» - дип җырлап, моннан 22 ел элек Миләүшәсен алырга килгән иде кияү егете Илфат. Инде каен асларына ук кереп яттың бит, Миләүшәкәй! Әти-әниеңә, балаларыңа, ирең, туганнарыңа сабырлыклар бирсен Ходай. Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта, рухың шат булсын, дускаем Миләүшә! Сине сагынып, юксынып,
Гөлнур НӘБИЕВА -ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Карадуган - Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250