Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәя киртә булырмы?

Кибетләрдә йомыркага бәя арткач, халык аптырашта калды: «Ни өчен артты икән?», «Хәзер нишләргә?», «Арзанырагын кайдан алырга?».

Дөрес, тавык асрап, үзләре йомырка сатучылар да моннан файдаланырга ашыкты, тик иске бәяләрне саклаучылар да бар әле. Бу хакта районның икътисад бүлеге җитәкчесе Алмаз Зәкиев менә нинди аңлатма бирде: «Җитештерүче һәм күпләп товар белән тәэмин итеп торучылар (оптовой поставщик) йомыркага бәяне арттырудан килеп чыкты бу хәл. Сәүдә нокталарына кайткач аңа тагын берни¬кадәр бәя өстәлә һәм шуннан соң 8нче ноябрьдә районыбызда уртача бәя 49 сум булса, 16нчы ноябрьгә ул 54 сумны тәшкил итте». Нәрсәгә бәйле икәнен халык күпме генә төпченергә теләсә дә, белеп бетерә алмас шул. Сезонлап артып торган бәяләргә болай да ияләшеп барабыз сыман. Бәлки язга янәдән 30-35 сумга йомырка ала башларбыз да. Алдагысын фаразларга гына кала.
Хәтерләсәгез карабодай, тозга бәяләр арта дигәч, халык күпләп алып куйды, ә йомыркага запас ясап буламы соң? Айлар буе сакларга мөмкин түгеллеге һәркемгә билгеле. Димәк, чарасызлык белән теләсәк тә теләмәсәк тә килешергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250