Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Бәя — ул реклама»

17нче ноябрь көнне район кулланучылар җәмгыятенең җыелышлар залында шәхси эшмәкәрләр белән очрашу булып узды. Көн темасы: азык-төлек продукциясенең сыйфаты, алкоголь продукциясенең сатылышы һәм аларга кагылышлы яңа законнар.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район прокуроры Зөфәр Абитов, полиция җитәкчесе Илдар Усманов, дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Фәннур Хамматов һәм күп кенә башка белгечләр катнашты.

Сүз райондагы сәүдә нокталарында сатылучы продукциянең сыйфатыннан һәм бәясеннән башланды. «Без дәүләт алкоголь инспекциясе генә түгел, ә кулланучылар хокукын яклаучы да. Шуңа күрә эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура белән берлектә эшләп, сәүдә нокталарына тикшерүләр үткәрәбез. Респуб­лика күләмендә алынган мәгълүматларга карасак, иң очсыз бәрәңге һәм кәбестә Балтач районында. Беренчесенең бәясе 7 сум булса, икенчесе 6 сумга тиңләшә.

Бүгенге җыелышның төп максатын җиткерәсем килә, ул - ничек итеп читтән товар кертмәскә һәм үзебез­некен сатарга. Әлеге проблема сезнең районда да бар. Үзегездә дә берничә эшмәкәр һәм икмәк комби­наты ипи пешерсә дә, читттән кергәне дә байтак икән. Әлеге хәлне дөрес юнәлешкә борып җибәрү бары сездән генә тора, хөрмәтле эшмәкәрләр. Патриот булырга һәм үзегезнекенә генә өстенлек бирергә кирәк. ТР Министрлар Кабинеты таләпләре буенча икмәк продукциясенә - 12, ә сөтнекенә 15 проценттан артык өстәмә бәя куела алмый, ягъни җитештерүче куйган бәяне шәхси эшмәкәр шуның кадәргә генә күтәрә ала. Районыгыздагы күп кенә кибетләрдә булырга туры килде.Төрле җирдә төрле бәядәге сыер маена тап булдык. Тик бер җирдән кала бүтәннәрендә бәя аермасы зур түгел, ә тегесендә шикләнерлек арзан. Әлеге урында шуны ассызыклап әйтәсе килә, сыер маеның килограммы 200 сумнан да ким була алмый, арзанлысын чын майга тиңләү - ялгышлык!», диде Фәннүр Гаптелбәрович.

Район прокуроры үз чыгышында шәхси эшмәкәрләрне борчыган сорауларны хәл итә торган совет булды­рырга, аңа тиешле кешеләрне сайлап куярга дигән тәкъдим белән чыкты. Полиция җитәкчесе исә янәдән бер кат спиртлы эчемлекләрне сату вакытын тәгаенләп, штраф күләмнәре белән таныштырып үтте. Чара­да шулай ук шәхси эшмәкәрләргә кирәк булган күп кенә яңалыклар да яңгырады. Шулардай чыгып эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп үтте яки тәкъдимнәрен җиткерде. Үзләре үк ипи җитештерүче һәм күп кенә кибетләр тотучы шәхси эшмәкәр Асия һәм Радик Закировлар әлеге җыелышның актив катнашучылары да булды. Асия ханым күп кенә кызыклы һәм файдалы тәкъдимнәрен дә җиткерде (рәсемдә). Ләкин ипи темасына кереп киткәч ул тәнкыйтьсез дә калмады: «Кибет тотучы эшмәкәрләр ипи бәясен кыйбатсыналар. Тик без бит аны пешереп кенә калмыйча, кибетегезгә кадәр китереп,киштәгә кадәр кертеп бирәбез. Сездән бернинди артык чыгым китми. Икмәк мәсьәләсендә тагын бер сүз әйтәсем килә, кайсы гына кибеткә кермә, ипи бәясе бик азында гына куелган. Берничә җирдән ипи кайтканын исәпкә алсак, бу очракта бәя - ул реклама булып тора бит. Кибетченең кайсысын нинди бәядән сатканын берәү дә белми».

Җыелыш бик кызыклы да, файдалы да үтте. Ахырдан барлык катнашучылар «Шушма» рестораны бинасын­да оештырылган күргәзмәне күзәтә, анда тәкъдим ителгән продукцияне тәмләп карый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев