Бәйге игълан ителде: кыйммәтле бүләкләр көтә
2016 ел Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе өчен мөһим һәм истәлекле булачак - идарә 25 еллыгын билгеләп үтә.
Әлеге вакыйга уңаеннан, Татарстан монополиягә каршы көрәш идарәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә иҗади бәйге игълан итә. Бәйгенең максаты - мәктәп укучыларын әхлакый яктан тәрбияләү, гражданлык мәдәниятен формалаштыру, монополиягә каршы органның кулланучылар мәнфәгатьләрен яклаудагы эшчәнлегенең мөһимлегенә төшендерү.
Үз көчен 8-10 сыйныф укучылары сынап карый ала. Бәйге ике номинация буенча уздырыла: инша, эссе, шигырьләр һәм төрле жанрда ясалган рәсемнәр.
Бәйгенең нигезләмәсе һәм тәртибе белән идарәнең рәсми сайтында (fasrt.ru) "Яңалыклар" бүлегендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56492-b%D3%99yge-ig%27lan-itelde-kyiymm%D3%99tle-b%D2%AFl%D3%99kl%D3%99r-k%D3%A9t%D3%99.html
Фото: http://t-p-r.ru/sites/default/files/news/1_0.png
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев