Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмегез белән Марат Готович!

16 июнь көнне күренекле шәхес, районыбызныӊ социаль-иктисади үсешенә зур өлеш керткән Әхмәтов Марат Готыф улына 60 яшь тула. Аӊа районыбыз халкы исеменнән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләү сүзләрен җиткерә:

Хөрмәтле Марат Готович!
Сезне үзегез хөрмәт иткән һәм яраткан, Сезне әле дә үзенеке дип санаган Балтач районы халкы исеменнән олы гомер бәйрәмегез - 60 яшь тулу көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Сез, бәрәкәтле хезмәт юлыгызны Балтач районында башлап, республикабыз күләмендә югары дәүләт җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән олпат шәхес. Яшьлегегез, гомерегезнең канатлы, энергиясе ташып торган 23 елы безнең төбәккә багышланган. Колхозда гади терлекчелек белгече булып эшләү, районның иң артта калган колхозларының берсен җитәкләп, аны районда иң алдынгылар сафына бастыру, партия райкомының икенче секретаре, беренче секретаре, халык депутатларының район Советы рәисе постларында эшләп, район хакимияте башлыгы дәрәҗәсенә ирешү… - ул елларның һәр көне гади хезмәт кешеләре арасында кайнап, шуларның көндәлек мәшәкатьләре, якты омтылышлары, изге гамьнәре белән өретелгән.
Армый-талмый эзләнү, хезмәт коллективларында булу, кешеләр белән даими аралашу, аларны ярату һәм аңлый белү, аларның һәрбер изге омтылышын, инициативасын хуплап күтәреп алу һәм тормышка ашырырга ярдәм итү һәрвакыт Сезнең эшчәнлегегезнең төп принцибы булды. Нәкъ менә шуның өчен дә Сез җитәкчелек иткән чорда райондашларыбыз арасыннан менә дигән белгечләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, новаторлар үсеп чыкты. Бу чорда дистәләгән еллар дәвамында авыл кешеләренең хыялы булган проблемалар уңышлы хәл ителде - районыбызның һәр авылына, һәр йортына табигый газ килде, авылларыбыз район һәм республикабыз үзәкләренә асфальт юллар белән тоташтырылды, дистәләгән заманча социаль объектлар сафка басты, халыкны социаль яклау буенча күләмле чаралар тормышка ашырылды, җитештерү тармаклары үсте.
Балтач районы һәр яктан республикабызның әйдәп баручылары сафында булды. Районыбыз тарихы мондый темплар белән үсү чорын белми. Бу казанышларга ил күләмендә төшенкелек-таркаулык хөкем сөргән чорда ирешелүен искәртсәк, моңа ирешү өчен районыбызның төп җитәкчесе буларак, Сезнең ни кадәр җан җылыгыз, рухи энергиягез сарыф ителүен аңлавы кыен түгел.
Менә шуның өчен дә Сез һәр Балтач кешесенә үтә якын һәм үз кешегә әверелдегез - алар Сезне остазлары, рухи таянычлары итеп кабул иттеләр. Әнә шул кабатланмас романтик елларда Сезнең белән бергәләп эшләгән, Сезнең фатыйхагыз белән хезмәт юлына аяк баскан буын кешеләре ул елларны гомерләренең иң бәхетле еллары дип сагынып искә алалар. Шуның өчен безнең бүгенге котлауларыбызның, изге теләкләребезнең үтә тирән җылылык, ихласлык, самимилек рухы белән сугарылган булуын аңларсыз дип уйлыйм. Олы рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!
Менә инде дистә ел ярым дәвамында Сез туган республикабыз тормышының иң катлаулы, мең мәшәкатьле тармагына җитәкчелек итәсез. Бу югары постта да республикабыз абруен күтәрү, аның җитештерү потенциалын үстерү, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең тотрыклы үсешен тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барасыз. Балтачта эшләгән елларда туплаган бай тәҗрибәгез бүгенге олы вазыйфагызда күркәм нәтиҗәләргә ирешүдә бәрәкәтле нигез булгандыр дип уйлыйм.
Сез әле дә Балтачны - үзегезнең хезмәт юлына аяк баскан игелекле төбәкне онытмыйсыз, киңәшләрегез, ихлас ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез белән безне рухландырып торасыз. Безнең бүгенге хезмәт уңышларыбызда да Сезнең йөрәк җылыгыз бар. Балтачлылар моны тоя һәм үтә җаваплылык белән хезмәт итә, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Монысы өчен тагын бер кат олы рәхмәт Сезгә!
Хөрмәтле Марат Готович! Бүген Сезгә 60 яшь. Гомернең уйландыра, моңландыра һәм кабаттан җиң сызганып зур эшләргә алынырга, һәр минутның затлы зәркән бәһасендә икәнен искәртә торган көннәре. Үткәндәгесе кебек үк бәхетле һәм нәтиҗәле гомер телибез Сезгә. Гаилә тулылыгы-тигезлеге, дусларыгызның җылы карашы, күңел көрлеге, саулык-сәламәтлек юлдаш булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль
район башлыгы.
Фото: http://agro.tatarstan.ru/rus/rukov/minister.htm, http://prodazharoz.com/page/article6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250