Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмгә чакыру!

Районыбызның Әфган җирендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннары игътибарына!

Бәйрәм программасында 15 февраль көнне, сәгать 13.00дә Казан юлы өстендәге әфганчы-интернацоналистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында җыелу, тантаналы төстә һәйкәлгә венок кую, район хәрби комиссариат бинасы каршыннан колонна белән тезелеп, "Батырлар аллеясына" бару һәм сәгать 14:00дә ашханәдә бәйрәм кичәсе каралган. Бүгенге көндә районыбыз җирлегендә Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә катнашкан 117 ветеран яши. Аларның икесе - Рәис Вәлиев һәм Хәлил Хаҗиев - "Кызыл Йолдыз" орден ияләре, 21енә "Хәрби хезмәтләре өчен", "Батырлык өчен" медальләр тапшырылган.

Иң беренче көннәреннән үк сугышка кергән солдатлар да безнең район егетләре. Раил Гайнетдинов, Фердинант Нәфыйков, Николай Раков, Таһир Хөснетдинов - тере батырлык үрнәкләре. Әфган җирендә ике якташыбыз Тәлгать Гыйльванов белән Рөстәм Гарифуллин һәлак булган. Исән кайтканнарының да хәзерге көндә 32се арабызда юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250