Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чапшарда “Авыл киче” бик көчле булган (фото)

30нчы июль көнне Чапшар авылында "Авыл киче" бәйрәме узды. Безнең кебек кечкенәрәк авылларда элек-электән бәйрәмнәр аеруча күңелле үтә. Быел да авыл халкы көтү кайткач, эшләрен тәмамлап мәйданга агылды.

Бәйрәм авыл тарихын, авылыбызның элеккеге һәм хәзерге күренекле кешеләрен искә алып, тырыш халкына рәхмәтләр әйтеп мәгънәле итеп язылган сценарий буенча башланып китте. Мәйданга татар халкының горурлыгы булган кыңгырауларын чыңлатып бизәлгән ат кергәч авыл халкы дәррәү кубып чабата биеп алды.
"Авыл киче" берсеннән-берсе кызыклы балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган уеннар белән дәвам итте. Уеннарда авыл халкы да, күрше авыллардан килгән кунаклар да бик актив катнашты. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бүләксез калмады. Рәхмәт авыл халкына һәм киң күңелле иганәчеләребезгә.
Бәйрәм киче җырчыларыбызның искиткеч моңлы тавышлары белән яңгырап торды. Халык бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. "Бәйрәм бик көчле булды", диделәр авылдашлар. Чөнки авылыбызның сәнгатькә гашыйк Инсаф Мәрданов, "Рәвешләр" юмор театры артисты Раушан Ситдыйков кебек асыл егетләре, һәр эштә ярдәм кулы сузарга әзер торган авыл җанлы Вакыйф Ханнанов, Тәүфикъ Камалов, Нәзир Ризванов, Раушан Шиһабетдинов, Әлфинә Мәннанова, Әлфия Хисамова кебек ул-кызлары бар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250