Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепья авылы балаларына тагын бәхет елмая... (фото)

Чепья авылында Президент тарафыннан фатыйха бирелгән төзелешләргә җай чыгып тора. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев биредәге урта мәктәп бинасын авыр, 90нчы елларда төзүгә ризалыгын биреп, ачылуга да үзе килеп, халыкны шатландырган иде.

Бүгенге көндә Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган 120 урынлы балалар бакчасы төзелеше чепьялылар өчен тагын бер тарихи һәм шатлыклы вакыйга.
Төзелешне алып баручы «Созидание» ширкәте Казан шәһәреннән булса да, аның төзүчеләре үзебезнекеләр. Узган ел Балтач бистәсендә нәкъ шушындый балалар бакчасын төзеп тапшырган мастер Фердинант Шәфигуллинны Чепьяда төзелеш мәйданчыгында очрату табигый хәл, дип кабул ителде.
«Казаннар бу төзелешне җитәкләүне сорагач, каршы килмәдем. Нәрсәдер төзисең икән, димәк җирдә синең эзең кала, үзеңнең юкка яшәмәгәнеңне тоясың», ди ул. Фердинант Салавыч егете, белеме буенча төзүче. Заманында төзелеш һәм архитектура югары уку йортын тәмамлагач, «Азатлык» мәйданында урнашкан Министрлар Кабинеты бинасын төзүдә мастер булып катнаша. Шуннан соң аңа аерым биналар төзелешенә җитәкчелекне ышанып тапшыралар.
Казан шәһәрендә 2 балалар бакчасы, 1 урта мәктәп бинасын төзетә. Үзенең туган районы Балтачта кулланучылар җәмгыятендә төзелеш өлкәсен җитәкләп үзәк универмаг, кибетләр, фатирлар салдыруда катнаша. Данлыклы «Казхимстрой» оешмасының райондагы вәкиле буларак, бистәнең Нариман урамында 2 катлы кирпеч йортлар, икенче номерлы балалар бакчасы, хәзер район мәгариф идарәсе урнашкан элеккеге кунак йортын сафка кертүдә Фердинантның өлеше зур була.
Менә бу Чепьядагы балалар бакчасы аның өчен өченчесе. 20 кешелек коллективны гомуми эшкә нәтиҗәле туплый белергә, төзелеш кирәк-яракларының вакытында кайтарылуы, һәр эшнең проектта каралганча башкарылуы, кыскасы, барысы өчен җавап бирергә кирәк. Балалар бакчасын 1нче августка тапшыру вакыты куелган икән, ул үтәлергә тиеш. Инде беренче катны өеп бетереп киләләр һәм шушы ук вакытта подвал өлешендә эчке эшләрне дә алып баралар. Төзелешкә акчаны республика бюджеты бирә, ул Республика Программасы буенча эшләнә. Эшләргә мөмкинлек булганда, төзелешне срогында төгәлләү безнең бурыч, дип саный төзүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250