Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепья егете Мәскәү шәһәрендә узачак Җиңү Парадына катнашачак.

Гөлнара белән якынрак танышу узган ел әниләр көненнән башланды. Китапханәдә үткәрелгән бу бәйрәмгә уллары хәрби хезмәткә чакырылучы һәм хезмәттән кайтканнарның әниләре чакырулы иде.

Гөлнара белән Марат Гомәровларның уллары Марсель декабрь аенда хәрби хезмәткә китте. Бераздан Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүе билгеле булды.
Урта мәктәптән соң Әтнә агропромышленность колледжында механик белгечлеге алган егет берничә ай эшләп алырга да җитешә. Буйга төз, сәламәт, чибәр егетне Таманск дивизиясенең үзйөрешле артиллерия полкында тиз күреп алалар. Ул үзен һәр приказны җиренә җиткереп үтәүче, төгәл, җаваплы итеп таныта. Шушы арада гына Гомәровларның гаиләсенә хәрби часть командиры гвардия майоры А.Волковтан рәхмәт хаты килеп төште.
Әти-әни өчен баласы турында һәр яхшы сүз йөрәккә май булып ята, җанны җылыта. Әле бит Марсельне быелгы Мәскәү шәһәрендә узачак Җиңү Парадына да сайлап алганнар. Кешелек тарихында зур әһәмияткә ия булган Бөек Җиңүнең юбилей парадында катнашу иң-иңнәргә генә бирелә шул.
Гомеровлар гаиләсе өчен быелгы Җиңү көне бәйрәме аеруча кадерле, якын булып истә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250