Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чисталык икеайлыгы

15 апрельдән 15 июньгә кадәр территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында ТР Министрлар Кабинеты боерыгын үтәп район башкарма комитеты җитәкчесе карар кабул итте. Ике айлыкны нәтиҗәле үткәрү өчен эш планы төзелеп аны үтәүне контрольгә алу махсус штабка йөкләнде. Ул үзенең эшчәнлеген хуҗалыклар, җирле үзидарә, районның җаваплы оешмалары җитәкчеләре белән...

15 апрельдән 15 июньгә кадәр территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында ТР Министрлар Кабинеты боерыгын үтәп район башкарма комитеты җитәкчесе карар кабул итте. Ике айлыкны нәтиҗәле үткәрү өчен эш планы төзелеп аны үтәүне контрольгә алу махсус штабка йөкләнде.
Ул үзенең эшчәнлеген хуҗалыклар, җирле үзидарә, районның җаваплы оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш үткәрүдән башлады. Биредә икеайлыкта башкарыласы эшләр ачык күрсәтелде, конкрет бурычлар куелды. Һәр җирле үзидарәдә территорияләрне чистарту, тәртипләү буенча үзенең эш планы бар. Аларның үтәлеше турында штаб утырышларында системалы рәвештә үзидарә җитәкчеләренең информацияләре тыңланачак. Алар гына да түгел, үз территорияләрендә тәртип буенча оешма, предприятие җитәкчеләре дә атна саен җавап тотачак. Эшләрнең барышына урында контрольлек итү өчен экология һәм санитария буенча җаваплы белгечләр катнашында оператив штабның күчмә утырышлары да үткәрелә. Беренче максат торак пунктлар, урманнар, автомобиль юлы кырлары һәм башка тиешсез урыннарга ташланган чүплекләрне ачыклау, моны эшләгән кешеләрне җавапка тарту. Шушма һәм райондагы башка елгаларның ярларының чисталыгы тәэмин ителергә тиеш. Торак пунктлардагы чишмәләр, инешләрнең яннарын төзекләндерү буенча җирле үзидарәләр коммуналь хуҗалык белән бергә эш оештырырга бурычлы. Игътибар итәсездер: халык күп була торган биналар - кибетләр, мәдәният учаклары, контора, автобуслар тукталышы яннарында теләсә ничек ташланган чүп-чарлар күп була. Чөнки бик еш аларны ташлау өчен савытлар булмый, я ул тулган була. Җирле үзидарәләр коммуналь хуҗалык белән килешеп бу мәсьәләне дә уңай хәл итәргә тиеш. Һәр авылда хуҗалык калдыкларын чыгару өчен махсус урыннар тәгаенләнгән. Җир кардан чистаргач, аларда тәртип салырга, таралып ятканнарын бульдозерлы трактор ярдәмендә бер күчкә җыярга кирәк. Язгы сулар да булышып район хуҗалыкларындагы тирес сулары, мал сую урыннарындагы чокырлар тулды, аларны һәм тирес саклау урыннарын да тәртипкә китерергә вакыт. Машина-трактор паркы, фермалар территориясе төзек, чиста булсын, тирә-юньгә шакшы таратып ятмасын. Авыллардагы үләксә базлары да онытылырга тиеш түгел. Аларны әйләндереп алган коймаларны, керү юлларын тәртипләргә кирәк. Бу айлыкта коммуналь хуҗалыкка бик зур җаваплылык һәм эш йөкләнә. Каты көнкүреш калдыкларын җыеп урнаштыру алардан көндәлек игътибар таләп итә.
Казанда узачак универсиада уңаеннан, чит шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән кунакларның безнең районга да килеп чыгулары бар. Шуңа торак пунктларны, урамнарны, оешма-предприятиеләрне күрсәткән такталарны, юл билгеләрен тагын бер кат карап чыгарга, булмаса куярга, искеләрен яңартырга кирәк. Җәяүлеләр тротуарлары, күперләр, урамнардагы яктырткычлар да тәртипкә китерелсен. Җиңү көненә кадәр чистартылмаган, буялмаган бер генә һәйкәл дә булырга тиеш түгел. Торак пунктлардагы балалар уйный торган урыннар, җәйге спорт мәйданчыклары да тәртипкә китерелсен.
Торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр үстерү буенча җирле үзидарәләр, барлык формадагы оешмалар, йорт хуҗалары арасында район конкурсы оештырыла. Ул 15 апрельдән 31 августка кадәр барачак.
22 майдан 30 августка кадәр үткәрелә торган «Туган ягым - гөлчәчәкләр иле» (шәхси эшмәкәрләр арасында), «Иң төзек торак пункт», «Иң матур гаилә чәчәклеге», «Иң төзек предприятие һәм оешма территориясе», «Иң төзек уку йорты территориясе», «Иң төзек мәдәният оешмасы территориясе» дигән район конкурслары да тирә-ягыбызны тагын да ямьләндерү өчен кешеләрне тагын да активрак тарту нияте белән оештырыла.
Бу чорда кешеләрне экологик яктан агарту һәм тәрбияләү буенча да күп төрле чаралар билгеләнә. Чишмәләрне, һәйкәлләрне шефлыкка бирү, «Парклар маршы» акциясе, укучылар арасында экология темасына төрле конкурслар оештыру һәм башкалар аша экология өчен көрәшкә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне тартырга кирәк.
Торак җиребезнең төзеклеге, чисталыгы өчен кайгырту ул ел да игълан ителә торган шушы айлык барышында гына булырга тиеш түгел. Экология безнең һәркайсыбыздан көндәлек игътибар сорый. Ә айлык барышында ел буе башкарган эшләребезгә җавап тотабыз, җыенып та моңа кадәр хәл итә алмаган проблемаларны хәл итәбез. Әйдәгез, яшәгән авылларыбыз, урамнарыбыз, эшләгән оешмаларыбыз төзек тә, чиста һәм матур да булсын. Матур җирдә күңелләр дә матур була.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев