Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Читтәге юлга чит караш - нәтиҗәсе кеше гомере

Юллар темасы һәрвакыт актуаль булды һәм бу актуальлек юлларда машиналар арта барган саен үсә. Автомобильче кирәк булгач йөри инде ул, юлның яхшысыннан да, начарыннан да.

Әмма шома асфальттан җилдерү белән чокыр-чакырлы сикәлтәле юллардан йөрү бер түгел. Соңгысы машинаны эштән чыгара, нервыны туздыра. Күз алдындарак торган юлларны ел саен ремонтлап, тишек-тошыкларын ямап торалар, ә читтәге, кайчандыр асфальт түшәлгәннән бирле ремонт күрмәгән юллар онытыла. Чокыр-чакырларына вак таш салган булалар булуын.
Чепья белән Смәел арасындагы юл шундыйларның берсе. Билгеле, моннан төп юл булмагач ул кадәр күп йөрелми. Бәлки шулай уйлап онытканнардыр бу юлны. 2013нче елда ремонтлый башлаганнар иде, ләкин эшне азагына җиткермәделәр. Мельничнаяга җиткәч туктаттылар.
Күптән түгел бу юлда авария булып 22 яшьлек яшүсмер үлде. Сәбәбе, нәкъ менә юлның начар булуы. Алгы тәгәрмәче юлдагы чокырга туры килеп шартлый һәм машина каплана. Шуннан соң чокырның анысын тигезләп куйдылар да эш бетте.
Бу юлдан көн саен Сизнер, Иске Чепья балаларын автобус Чепья мәктәбенә йөртә. Теге егет белән булган кебек очракка автобус тарыса... Аллам сакласын! Тиешле салымнарын намус белән түләп баручы халык нигә җәфаланырга тиеш?
Фото: http://novved.ru/novosti/24773

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250