Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чутай ветеринария пункты ачылды

Шаулап-гөрләп узган Сабантуйдан соң, 2014 елның 13 июне Чутай авылы халкы өчен истәлекле көннәрнең берсе булды. Чутай ветеринария пункты ачылды.

Кооперативның терлекчелек өлкәсендә зур уңышларын һәм авылда терлек саны арта баруын исәпкә алып, бу пунктны биредә төзергә рөхсәт бирделәр. Яңа бина барлык таләпләрне исәпкә алып төзелгән.
«Районда беренче ве-теринария пунктын монда төзү өчен сезнең ирешкән хезмәт уңышларыгызны да исәпкә алдык. Бүген 11 тоннадан артык сөт сатасыз, үткән елның шушы көненнән 3 тоннага күбрәк. Чутайда тырыш кешеләр эшләгәнен беләбез, шуңа терлек асрау өчен тагын да уңайлыклар тудыруны күздә тоттык» дип ассызыклап үтте үз чыгышында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Республиканың баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов халыкны бәйрәм белән котлап: «Киров өлкәсе чигендәге Чутай авылына бу пунктны салу ялгыш фикер дип уйлап килгән идем. Авыл башына керүгә уем үзгәрде. Монда тырыш, эш сөючән халык яшәвен күрдем. Бу бинаның сезгә терлек асрауда ярдәме зур булыр дип өметләнәм», - диде. Монда эшләүче табибларга бөтен уңайлыклар тудырылган. Кирәкле инструментлар, препаратлар, сыерларны ясалма орлыкландыру мөмкинлеге бар, Алмаз ветеринария табибы Алексей Кириловка ком-пьютер тапшырды.
«Кызыл юл» коопера-тивы рәисе Фердинанд Хәйруллин республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде. «Хәзер белешмәләр алу өчен 40 ки-лометр ераклыктагы район үзәгенә йөрисе юк, авылда да хәл итәргә була» диде. Авыл җирлекләре файдасына шушындый күркәм программалар булдырган өчен Республика Президенты Рөстәм Миннеханов һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка олы рәхмәт белдерде.
Бәйрәмнең иң матур өлеше - ветеринария бинасын ачу өчен тасма кисү хокукы Алмаз Хисаметдинов һәм Рамил Нотфуллинга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250