Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чыршы бизәр чак җитте

Яңа ел бәйрәмен чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин белгечләр «урман гүзәле»н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. «Россельхознадзор»ның фитосанитар күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкать Галимуллин менә нәрсә ди.

М.Фәттахов фикеренчә җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар кәүсә нематодасы авыруы таратырга җирлек тудыра. Әлеге авыруны таратмас өчен карантин фитосанитар зона игълан ителгән. Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр корткычлар башка агачларга күчәргә мөмкин. Шуңа күрә чыршыны чүп савытына ташларга яки мичтә яндырырга кирәк.

Чыршы сатылучы нокталарга рейдлар оештырыла - дип әңгәмәбезне Р.Галимуллин дәвам итте. Бу төрле хилафлыкларга юл куймас өчен кирәк. Тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатылырга тиеш. Сорауларыгыз туса, хилафлыклар белән очрашсагыз, телефон аша «Россельхознадзор» белгечләре белән элемтәгә керегез. Тел.: 88436429484.
Җавапларны Хәлил НӘКЫЙПОВ язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250