Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Дәү әнием

Һәр бала өчен иң якын кешеләр була. Шуларның берсе, әлбәттә, иң газиз, иң кадерле кеше - әни! Әнием турында күп сөйләргә булыр иде... Ә мин бүген әнием кебек үк кадерле һәм бик якын кешем - дәү әнием турында язарга телим.

Дәү әнием - Нурания Габдрахман кызы Иске Салавыч авылында туган, шунда кияүгә чыгып, бабам Илсур белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Без кайчан гына килсәк тә, дәү әнием ягымлы йөзе, татлы сүзе, бәхетле күзләре белән каршы ала. Аның өстәлендә беркайчан да тәм-том, җиләк-җимеш өзелми: бакча җиләге, эре-эре помидорлар иң беренче аныкы өлгерә. Кем генә керсә дә, әбиебезнең табыны әзер була, чәй эчмичә чыгып китәм димә. Дәү әнием кешеләрне ачык йөзле, итагатьле булуы белән үзенә тартып тора. Авылда гына түгел, районыбызда да минем дәү әниемне күпләр белә, ихтирам итә. Аның янына киңәш сорап та еш киләләр, ул һәркемне игътибар белән тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Озак еллар дәверендә йөзләгән баланы белемле, тәрбияле итү өчен үзенең көчен дә, гомерен дә кызганмаган, шулар өчен яшәгән ул. Бүгенге көндә укучылары аны балаларына, хәтта оныкларына үрнәк итеп сөйлиләр, очрашканда хөрмәт итеп сәламләп узалар икән - бу аның хезмәт җимеше.
Дәү әниемне мин бик яратам һәм хөрмәт итәм, аны янәшәмдә тою минем өчен зур бәхет.
оныгы Алсу ФӘЙЗРАХМАНОВА Норма мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250