Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Экологик тәрбия

Табигатьнең матурлыгына гына хозурлану аз. Аның энҗе-мәрҗәннәргә тиң байлыкларын, зәңгәр күк йөзен, туган җиребезне саклый белергә кирәк.

Әйе, чынлап та тирә-ягыбыз, туган-җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне Ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр - аларның балалары. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Балалар сәламәт булса гына, балалар акыллы булса гына ана күңеле тыныч була. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.
Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, мәдәниятына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим.
Экскурсияләр уку-тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Балаларга табигать белән турыдан-туры аралашу, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышу экологик күзәтүләр алып барырга ярдәм итә. Урманнарга барганда туган ягыбызда үскән дару үләннәрен: сары, зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, кызыл бөрлегән, балан, күкебаш һәм башкаларның биологик үзенчәлекләре, аларны җыю, киптерү, дәвалау максатында куллану кагыйдәләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай ук табигать кочагында үз-үзләрен дөрес тоту, танып белү мөстәкыйльлеген үстерү дә формалаша. Әйләнә-тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет-нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану да бик отышлы.

Халкыбыз борынгыдан табигать белән нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да калуын теләп эш иткән. Без дә Җир-Анага мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк!

Фото: 900igr.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250