Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Ел хатын-кызы”ннан җиңү белән!

14 нче февраль көнне Кукмарада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсының зона сайлап алу туры булып узды. Төрле районнардан килгән конкурсантлар белән беррәттән райондашларыбыз да бик матур чыгыш ясап, 10 номинациянең өчесендә җиңү яулады.

Балтачыбыз данын яклап, "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә "Ива мебель"дә хезмәт куючы Сәрия Нәбиева, "Хатын-кыз - лидер"да тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән шагыйрәбез, "Фикердәш" клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева, "Хатын-кыз - ел үрнәге"ндә "Хыял" яшьләр үзәгенең физик культура инструкторы Әлфия Зиатдинова җиңү яулап, киләсе турга үтте. Нөнәгәрдән биш бала анасы, хезмәт ветераны Илсөяр Фәсыйхова ("Хатын-кыз - ана"), Кече Лызи урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Галина Петрова ("Өченче буын герое"), "Балкыш" җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Айсылу Әсәдуллина ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият"), Сырья башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы укытучысы Леонид Сапожников ("Ир-ат - лидер") үзләренең бик эчтәлекле чыгышлары белән тамашачы күңеленә кереп калып, көчле алкышларга күмелделәр.
Әлеге чарада катнашкан райондашларыбыз 4 нче март көнне Казанда ТР Президенты белән очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250