Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Элемтә яхшырачак

28 нче февральдә район электр элемтәсе челтәре хезмәткәрләре 2013 нче елгы эшләренә нәтиҗә ясау һәм быелга куелган максатларын ачыклау өчен җыелдылар.

Үтеп киткән ел элемтәчеләр өчен уңышлы булган.70 миллион сумга якын керем, 30 миллион сумга якын табыш алынган.
- Бу кадәр акча эшли алган оешмалар районда сирәк, молодцы,-дип рәхмәт белдерде элемтәчеләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин соңыннан ясаган чыгышында. Элемтәчеләрнеӊ хезмәт хакларын арттыру, материал-техник базаны ныгыту өчен зур мөмкинлек инде бу. Әмма челтәр "Таттелеком"ныӊ бер структурасы гына булып торганлыктан, бу акчалар үзәккә китә шул. Райондагы челтәр үзәк биргән (бирсә) өлештән генә файдалана ала. Шулай да район элемтә челтәре начальнигы Рафил Хисамиевныӊ әйтүенә караганда, якын киләчәктә районда элемтәнеӊ, аеруча интернетныӊ тагын да яхшыруына ышаныч зур. Интернет булмаган берничә авылны да якын арада моңа тоташтыруны максат иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250