Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Елга ике мәртәбә

15-16нчы март көннәрендә 10нчы номерлы районара салым инспекциясенең Балтач бүлекчәсендә «Ачык ишекләр» көне булып узды.

Чыннан да, бу көнне бүлекчә ишекләре бер минутка да ябылмады. Биредә әйтерсең кырмыска оясы: кемгәдер салымнарны исәпләү һәм түләү, җир, милек, транспорт салымнары буенча консультация, кемгәдер декларация тапшырырга кирәк. Килә алмаучылар исә телефон аша гына элемтәгә чыктылар. Бу көнне салым хезмәтенең электрон хезмәтләре белән дә танышырга мөмкин иде. Шулай ук гражданнар «Салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон хезмәте белән дә якыннан танышты. Кызыксындырган сораулар да җавапсыз калмады. Бүлекчә белгечләре салымнарны түләү һәм бурычлар хакында тулырак белергә теләүчеләргә дә мәгълүматлар бирде.
Соңгы елларда бүлекчә елга ике мәртәбә «Ачык ишекләр» көне үткәрә башлады.
- Язын һәм көзен салым түләүчеләр өчен мондый чара оештыруыгыз нинди нәтиҗәләр бирә? - дип мөрәҗәгать иттем бүлекчә җитәкчесе Руфинә Гыйләҗевага.
- «Ачык ишекләр» көненең төп максаты - райондашларны салым, салым түләүчеләрнең бурычлары хакында таныштыру һәм әлеге өлкәгә бәйле булган белемнәрен арттырудан гыйбарәт. Салым түләүчеләр белән елга ике мәртәбә очрашып, сорауларга җаваплар алу, әлбәттә, уңай нәтиҗәләр бирә. Салым турында күзаллаулар бөтенләй башка юнәлеш ала. Шулай булмыйни, белгечләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, кара-каршы аралашу күпкә отышлы гамәл.
Рәсемдә: бүлекчә җитәкчесе Руфинә Гыйләҗеваның клиентлар белән аралашкан вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250