Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшләрегез уң булсын!

Районыбызның «Мехчы» җәмгыяте коллективы узган елны матур күрсәткечләр белән тәмамлап, быелга зур өметләр белән аяк басты.

Үткән ел коллектив өчен куанычлы ел булды дияргә кирәк - барлыгы 19 миллион 800 мең сумлык товарлата продукция җитештереп хезмәт җитештерүчәнлеген 2010 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арттыра алдылар. «Эшнең нәтиҗәсе әйбәт булгач, хезмәткә түләү дә яхшыра бара, - ди җәмгыять директоры Фирдәүсә Фәхретдинова. - 2011нче ел башында хезмәт хакы 5 мең сум булса, ел ахырына 8 мең 700 сум тәшкил итте. Тырышып, намус белән эшләүчеләрнеке 12-15 мең сумга кадәр җитте. Коллектив бердәм, тату, сыналган эшчеләрдән гыйбарәт».
Бүгенге көндә җәмгыять җылы бияләй, мех пәлтәләр, подшлемниклар һәм башка күп төрле мех киемнәр тегү белән мәшгуль. Бу киемнәр җөмһүриятебез һәм Себер нефтьчеләренә, шулай ук Мәскәү, Киров, Санкт-Петербург шәһәрләренә озатыла.
Коллективта һәммәсе 125 кеше (шуның 19ы өйдә торып эшләүчеләр) эшли. Узган ел барлык тегү машиналарын яңага алыштыра алганнар. «Республика җитәкчелегенең кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирүенең нәтиҗәсе бу, - ди директор бу хакта. - Барлык тегү машиналары да Грантка ия булу хисабына яңартылды».
Инде аякка басып, уңышлы гына эшләп килүче җәмгыятьтәге «энә белән боз казуга» тиң тегүче һөнәренә ия хатын-кызларны, пенсионерларны, җитәкчеләре Фирдәүсә ханымга кушылып, чын күңелдән бәйрәм белән котлыйсы, эшләрендә уңышлар, үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телисе килә. Кризис дигәннең «ачы җимешләре»н бүтән татырга язмасын аларга.
Рәсемдә: «Мехчы» җәмгыятенең уңган хатын-кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250