Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фазлыевларда күңелле мәшәкатьләр

Эстраданың парлы җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевлар бу арада яңа фатирларына ремонт ясау белән мәшгуль. Дөрес, үзләренең вакыты тыгыз булу сәбәпле, ремонтка кирәк-яракларны гына китерәләр, башка эшләрне исә махсус ялланган кешеләр башкара икән.

- Аллага шөкер, фатирыбыз зур, иркен, өч бүлмәле. Хатын-кыз өчен мөһим булган аш бүлмәсен аеруча уңайлы, матур итеп ясыйсым килә. Азатның абыйсы йортлар салу белән шөгыльләнә. Фатирның дизайны буенча аның белән дә киңәшләшергә туры килде. Кайбер үзенчәлекле идеяләрне интернеттан үзем таптым. Күрше-тирәдә дә танышлар күп булып чыкты. Аларның ремонтларын кереп карап чыктым. Әлегә зал белән аш бүлмәсендә ремонт ясыйбыз. Балаларның һәм үзебезнең йокы бүлмәсе буенча бәлки укучылар кызыклы идеяләрен, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә алыр, - дип сөйләде Алсу Фазлыева. Фазлыевларның олы уллары Аяз быел беренче сыйныфка укырга барачак. Аны яңа фатирлары янында урнашкан лицейга бирергә планлаштыралар, дип хәбәр итә "Интертат.ру" сайты.
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250