Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әфганчы авылдашым

Күпләр Балтач кешесе дип санаган Габделәхәт Салихов Кенәбаш авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда белем ала. 1980 нче елны армия сафларына алына.

Ә нәкъ бер елдан Әфганстанга керә. Сугышта ул бик күп дусларын югалта. Шөкер, үзенә шул мәхшәрдән исән-имин кайту насыйп була. Армиядән кайткач, Балтач урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм 2 нче югары белем ала. 1989-1990 нчы елларда Соснада мәктәп директоры булып эшли. Әхәт абый һәркем күңеленә төгәл, гадел укытучы булып кереп калды. Аның дәресләрен бик күпләр әле дә сагынып искә ала.
Сугыштан, утлы мәхшәрдән исән-сау кайтса да, мәкерле үлем аны безнең арабыздан 2002нче елны мәңгелеккә арабыздан алып китте. Аны туган авылына җирләделәр. Бергә хезмәт иткән иптәшләре Әхәт Салиховны онытмыйлар, һәр ел саен каберенә киләләр, венок куялар.
Фото: http://www.aucland.ru/marktApi?item=728868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250