Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Флаг күтәреп, Каракүлгә – Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтәргә

Редакциягә Руслан Мамлиев керде. - Июльнең соңгы - якшәмбесендә ел саен Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтәбез. Хәзер чын флотчыны алып киләм», - дип ничек кызулап кергән булса, шулай китеп тә барды.

Һәм тоташ хәрби флотчылар киеменнән киенгән офицер белән кире кайтты.
- Югары Ушмадан Андрей Петрович Павлов, - дип таныштырды.
- Ел саен кайчандыр флот формасы кигән 30лап кеше бәйрәмдә бергә җыелабыз. Каракүлгә чыгып утырган еллар да күп, - ди. Бәйрәмне ветеран флотчы Радик Сабиров йорты янында флаг күтәреп башлыйлар икән. Һәм, билгеле инде, аны араларында иң зур чинлы флот офицеры, икенче ранг капитан, Кара диңгез флотында корабльләр бригадасы командиры булып хезмәт иткән якташыбыз Андрей Петрович Павлов башлый.
Әле кайчан гына үзләре көнен билгеләп үткән су асты көймәләрендә хезмәт итүчеләр дә кушыла икән аларга. Наил Хөснетдинов, Шамил Хәйруллин - гомумән, моряклар дус, бердәм халык, рәхәтләнеп сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп утырабыз, ди Андрей Петрович.
Кара диңгез флотының, ул хезмәт иткән Севастопольнең кабат Россиягә кайтуына сөенеп туя алмый. Африка, Америка континентларын юган океан-диңгезләрдә йөргәндә дә Кара диңгез хәтеремнән чыкмады. Минем өчен, гомумән, россиялеләр өчен бик кадерле ул, - ди коры җиргә бөтенләй чыкмыйча җидешәр ай океан гизгән чакларын искә төшереп.
Ветеран флотчылар быелгы бәйрәмнәрен дә зурлап үткәрергә җыеналар. Барлык хезмәттәшләрен 27 июль көнне Балтачка иртәнге сәгать 9га Радик Сабиров яшәгән Комаров урамы 16 йорт янына флаг күтәрү тантанасына чакыралар. Аннан Каракүлгә чыгып рәхәтләнеп ял итәрбез диләр.
Рәсемдә: Андрей Павлов (уңда) Балтачта Җиңү парадында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250