Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәния Сабирова: "Менюдан антибиотикларны төшереп калдырыйк"

1994 елдан алып 15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул "Менюдан антибиотикларны төшереп калдырыйк" девизы астында узды. Бүген бу хакта Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча Арча, Биектау районнарындагы бүлек белгече Фәния Мөхәммәт кызы Сабирова белән әңгәмә кордык.

- Фәния Мөхәммәтовна, антибиотикларның кеше организмына йогынтысы нидән гыйбәрәт?
- Антибиотикларның организм өчен файда яки зыян китерүе турында белгечләр әле дә булса бәхәсләшә. Аның кеше гомерен саклап калган вакытлары да, еш кына зыян китергән чаклары да билгеле. Соңгы вакытларда терлекчелек, кошчылык, балык үрчетү тармагында да антибитикларның кулланыла башлавы кеше организмындагы антибиотикларның артуына китерде.

- Ә нинди азык-төлекләрдә антибиотикларларның булуы билгеле?
- Без бик тәмле дип эчкән сөттә дә, тавык итендә дә күп дозада антибиотиклар булуы билгеле. Терлекчелек продуктларында антибиотиклар каян килеп чыга соң, дип сорарсыз. Барысы да бик гади. Җитештерүчеләр авыру терлекләрне дәвалыйлар, я булмаса аларга даруны «профилактика» максатында ашаталар. Антибиотиклар шулай ук балык һәм диңгез ризыкларында да бар. Чөнки ясалма сулыкларда балыкларны үрчетү аннан башка була да алмый, шуңа күрә ачык сулыкларда тотылган балыклар сатып алырга тырышыгыз.

- Димәк, иң куркунычсызы яшелчә һәм җиләк-җимеш.
- Юк шул, Төркия, Грециядән кайткан мандариннар ничә айлар ятса да, бозылмый бит, анда күпме антибиотик булуы да билгеле түгел. Хәтта кайберләре үскән чакта ук туфрак аша антибиотик белән туклана.

- Фәния Мөхәммәтовна, мондый ризыкны куллану кеше өчен нәрсәсе белән куркыныч соң?
- Ашкайнату системасы, бавыр, бөер эшчәнлеге бозыла, иммунитет кими. Антибиотиклар кечкенә балалар өчен аеруча куркыныч.

- Менюдан антибиотикларны ничек итеп киметергә?
- Беренчедән, ашамлыкларны сатып алган чакта бик җентекләп тикшерергә кирәк. Саклану вакыты иң аз булган ашамлыкны сатып алу иң кулай вариант. Формасы, төсе белән бик үк матур булмаган яки корт тешләгән ризыкларны да читкә этәрергә ашыкмагыз, нәкъ менә шушы сыйфатлар анда зарарлы матдәләрнең аз булуы турында сөйли. Шуңа да мондый төр ризыкларны тиешле документациясе булган, ветеринария-санитар экспертиза узган һәм сату өчен махсус билгеләнгән урыннардан (санкцияләнгән базар, кибет) гына сатып алыгыз! Сәламәтлегегезнең үз кулыгызда булуын онытмагыз!

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина
Фото: zdrav-samara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250