Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гимназия укучыларының фантазиясен Казан волонтёрлары да югары бәяләде (фото).

Бүген 12нче февраль көнне "Балтач" спорткомплексында Казан шәһәреннән килгән волонтёрлар үзәге яшьләре 10 - 14 яшьлек укучылар өчен "Кырмыска" - "Муравей" техник иҗат проектын тәкъдим иттеләр.

Әлеге проект 2014нче елда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылган. Республика күләмендә бу проектка барлыгы 10 район кертелә, шуның берсе без - балтачлылар.
10 - 14 яшьлекләр - алар иң хәрәкәтчән һәм эзләнүчән балалар. Нәкъ шушы яшүсмер чорда алар арасында тормышка караш һәм киләчәктә кем булырга дигән уй формалаша, ди белгечләр. Техник иҗат итү, нәрсә дә булса уйлап чыгару һәм үз кулың белән ясап карау кебек эш-гамәлләр баланың шәхес булып формалашуында әһәмиятле роль уйный.
Районның "Факел" яшьләр клубы хезмәткәрләре бу чараны оештыруда һәм укучылар тарафыннан активлык күрсәтелүгә өлеш кертүчеләр булып тора. Укучылар командаларга бүленеп, лего һәм конструкторлардан, канцтовар җиһазларны файдаланып төрле механизмнар, машиналар ясап күрсәттеләр. Укучыларның фантазиясенә чикләр булмады, хәтта бәйрәмне алып баручы башкала кунаклары да моның шулай икәнлеген раслады. Алар яшь "техниклар"ны яңа иҗади эшләргә рухландырып кына тордылар.
Укучылар тарафыннан бу проект җылы кабул ителде. Күпмедер өлеше үзләре өчен яңалык алу да булып торды. Мәсәлән, күңел ачып алу өчен махсус оештырылган "Вертолёт" конкурсында малайлар бигрәк тә җанланып китте. Пульт ярдәмендә һавада шарлар очырдылар.
Әлеге тамашада бер бала да бүләкләрсез калмады. Күбесе значоклы, кемнәрдер блокнотлы, ә кайберләре махсус бүләкләргә дә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250