Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлназ Гатауллина рәхмәтләрен кат-кат җиткерде

Күптән түгел сайтыбызда кечкенә балалар өчен бәйрәмнәр оештырып йөрүче Индира Гарапшина белән Зилә Ильязова 21 февраль көнне "Теремок" уен бүлмәсендә төрле темаларга кичәләр оештырачаклары турында хәбәр итеп, билетлар уйнаткан идек. Җиңүчеләребез билетларны алырга килгәч тә, бәйрәмнән соң да шатлыклы хисләре белән бүлеште.

- "Хезмәт" газетасының сайты аша "Балалар өчен пиратларча кичә"гә билет откач, ышанмыйча мин түгелдер ул дип уйлаган идем. Ә чынлыкта бәхет безгә елмайган булып чыкты. Бәйрәмгә дә бик сөенеп бардык.
Кичәне Индира белән Зилә бик матур, мавыктыргыч итеп алып бардылар. Программада төрле кызыклы уеннар күп иде. Безгә бәйрәм бик ошады. Соңыннан балалар бергәләшеп чәй эчтеләр, уен бүлмәсендәге төрле атрибутларда рәхәтләнеп уйнадылар. Балаларның күңелләрен күрүче Индира белән Зиләгә алдагы эшләрендә уңышлар телибез, дип хәбәр итте Бөрбаштан Гөлназ Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев