Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гомернең күркәм мәле

60 яшь - ул картлык түгел, ә гомернең күркәм мәле генә. Нәкъ тә шулай. Кылган гамәлләреңнең әҗерен күреп, рәхәтләнеп яшәр чак кына. Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Шамил Җәләевның да шундый чоры.

Коллективтагыларның: «Шамил пенсиягә китсә, ничек эшләрбез?» дигән сүзләрен ишетүгә үзеңә һәм хезмәтеңә бирелгән иң олы бәя шушы буладыр ул дип уйлап куйдым. 60 яшьлегең ишек шакыганда синнән башка ничек эшләрбез дип кайгыралар икән, димәк, хезмәтеңдә куйган тырышлыкларың юкка булмаган. Әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанырга, дөресрәге барысын да үз күзләрем белән күрергә дип Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә килдем. Гөлләргә күмелгән бүлмәдә үтә дә гади һәм кешелекле җитәкче белән сөйләшүебез юбилейлардан башланып китте. Баксаң, март аенда Шамил Җәләевның гына түгел, оешманың да юбилее икән. Торак-коммуналь хуҗалыгы оешуга 90 ел булган. Аның өстенә мартның өченче атнасында һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үттеләр. Арча районының Апаз авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән Шамил кечкенәдән туган җанлы, киң күңелле булып үсә. Мәктәптә укыган вакытларында да нәкъ менә юмарт, гадел булганы өчен иптәшләре арасында зур абруй казана. Мәктәпне тәмамлагач, «Ватан» совхозына йөкче булып эшкә урнаша. 1971нче елда Совет Армиясе сафларына алына. Армия хезмәтен Пермь якларында үткән Шамил хезмәт юлын «Ватан» совхозында шофер булып дәвам итә. Шушы елларда Арча кызы Венера белән гаилә корып җибәрә. Тормыш дәвам итә, гаилә сөенечләрен арттырып уллары Илнар туа. Соңрак гаилә башлыгы Балтачта СМУда эшли. «Алга» колхозында баш инженер булып эшләгән Шамилне күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгына директор итеп билгелиләр. Җаваплы постны Рәис Закировтан кабул итеп алган Шамил үз эшенә таләпчән каравы, гаделлеге белән тиз арада коллективта зур абруй казана. Эшне җигелеп тарта торган җитәкче хезмәткәрләрен, гомумән, әйләнә-тирәдәгеләрне байга, ярлыга бүлеп карамавы белән сокландыра. Төгәл һәм таләпчәнлеге исә беренче карашка кырыс тоелса да, ныклы коллектив тупларга ярдәм итә. Шамил Җәләев җитәкчелек итә башлаган чорда коллективта 51 кеше хезмәт куйса, бүген ул 150дән артык эшче көчне туплаган зур гаилә булып гөрләп яши. Элеккеге елларга караганда хезмәт күләме дә арта төшкән. Бары коллективтагы мохит кенә үзгәрешсез калган. 25 ел элек таләпләр нинди булса, ул бүген дә шулардан гыйбарәт. Ялган - коллектив өчен бөтенләй ят нәрсә. Биредә һәркем үз вазыйфаларын төгәл башкарырга һәм һәр адымы өчен җавап бирергә бурычлы, акланулар һәм сәбәп эзләүләр исә бөтенләй кабул ителми. Һәр коллективта да таләпләр шул ук дияр күпләр. Әмма Шамил Шәфыйкович коллективны матур итеп яшәтү өчен бар күңелен биреп, көчен һәм вакытын жәлләмәүче, ә иң мөһиме киң күңелле җитәкче булуы белән хөрмәткә лаек кеше. Усаллык, явызлык кебек сыйфатлар аңа гомумән хас түгел. Коллективта озак еллар эшләп лаеклы ялда булганнарны онытмавы, аларга кирәк чакта гел ярдәм итүе, гозер белән килгәннәрне бервакытта да кире бормавы, кеше мөрәҗәгатен тыңлый белүе, хәленә керүе үзе үк күпне сөйли. Ә бит югары урындагыларның гади халыкны аңлавы, ярдәмгә ашыгуы көндәлек була торган күренеш түгел.
Шамил Җәләев белән аралашканда шуңа игътибар иттем: масаю, күкрәк кагып мактануны бөтенләй өнәми ул, үзен мактаганны да яратмый. Шуңа да ул коллективта хөрмәтле җитәкче, киңәшче, ярдәмче булса, өендә исә хәләле Венера өчен ныклы терәк, улы Илнар, килене Лилия өчен яраткан әти, балдан татлы оныгы Дилшат өчен бик кадерле бабай булып эшли һәм яши. Ә иң мөһиме зур хөрмәт һәм ихтирам казана. Киләчәктә дә гади, киң күңелле булып, кылган яхшылыкларыгызның әҗерен күреп, бөтенлектә һәм тигезлектә яшәү насыйп булсын Сезгә! Язгы табигать кебек саф һәм чиста күңелегез һәрчак изгелекләр белән тулы булып, якыннарыгыз янәшәсендә һәр мизгелнең кадерен белеп, куанып, шатланып яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250