Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Грант отарга теләсәӊ – социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнаш.

26нчы март көнне Татарстанда "РИТЭК" җәмгыятенең "Лукойл" хәйрия фонды үткәрүче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына старт бирелде. Аның максаты - көнүзәк социаль проблемаларны хәл итәргә тырышучы коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү.

Бу конкурсның республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Илдар Халиков та әледән-әле ассызыклап тора.
Әлеге чара беренче мәртәбә 2010нчы елда уздырылган иде. Дүрт ел эчендә бәйгегә барлыгы 2615 гариза кабул ителгән. Җиңүчеләрнең гомуми саны исә - 441. Шушы вакыт эчендә җиңүче дип табылган проектларны тормышка ашыруга барлыгы 91 миллионга якын акча сарыф ителгән.
Узган ел безнең районнан 9 проект катнашып, шуның икесе: "Факел" яшүсмерләр клубы - 150мең, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 50 мең сумлык Грант откан иде.
- Бәйгедә коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр, җирле үзидарә органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.
Конкурска гаризалар августка кадәр кабул ителә. Ә сентябрьдә җиңүчеләр билгеле булачак.
2015нче ел республикада "Парклар һәм скверлар елы" дип игълан ителде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына да игътибар зур булачак, - дип белдерделәр конкурсны оештыручылар.
Фото: http://len-journal.ru/2013/11/20/grant-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250