Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гүзәлия апа бәхетле булуын яшерми

Бәхет гел бер елмайган кешегә елмая ахры ул. Алсу һәм Азат Фазлыевлар концертына билет откан Гүзәлия апа да тормышында бу беренче генә җиңүе булмавын яшермәде: - 2011 елда "Кәеф ничек" газетасыннан машина откан идек, аннан соң да лотереяларда җиңүләребез булды.

Кичә сездән хәбәр алгач, башта ышанмадым, аннары бар көчемә Ура! Мин билет отканмын дип кычкырдым. Ирем Рафис минем аның кадәр куануны күреп: "Мин сине тагын машина откансың дип торам", дип көлде. Алсу һәм Азат Фазлыевларның иҗатын бик яратабыз. Киләчәктә дә конкурсларыгызда катнашуымны дәвам итәчәкмен.

Көшкәтбаш авылында яшәүче Гүзәлия һәм Рафис Нургалиевларга матур кичләр телибез, рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз. Киләчәктә дә безнең белән калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250