Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хаталы телеграмма. 1нче апрель – көлке көне.

Хәзер генә көлеп искә алгач та, ул вакытта бер дә көлке түгел иде, дип күршем бер вакыйга турында сөйләде.

Бер көнне хатын: "Әнә, күрше Мирсәлимнең хатыны ел саен ял йортына барып, рәхәтләнеп ял итеп кайта да, аннары яши белмисез дип, бездән көлеп йөри", дип зарлана. Соң мин әйтәм: "Син дә бар, "барам" дигәнең юк бит әле". Шулай итеп тәвәкәлләп, озаттым хатынны ял йортына. Ул чорда өй саен телефоннар юк, кәрәзлесе төшкә дә кергән нәрсә түгел.
Шулай беркөнне хатыннан телеграмма килеп төште. "Приезжай, случайно забеременела" дигән. Укыдым да, чүт хуштан язмадым... Шок хәлендә йөргәннән соң, чәченнән өстерәп алып кайтыйм дип, киттем хатын янына. Бардым. Хатын кочагын җәеп каршыга йөгерә. Кочаклый, үбә, сагындым дигән була.
Кит, мин әйтәм, кагылма, якын киләсе булма. Сагынганга күрә шушындый нәрсә җибәрдеңме дип, теге телеграмманы төрттем борынына. Хатын укыды да, чүт артына китмәде. "Андый сүз язмадым мин, син нәрсә юләрләндеңме әллә?" "Приезжай, скучаю, забери меня" дип суккан телеграмма бит ул, ди.
Бер-беребезгә карашып телсез калдык. Хатын: "Ул көнне башым авыртып торгач, ә почтага баручы бүлмәдәш хатыннарга адресны биреп, нәрсә язарга икәнен әйтеп җибәргән идем әллә алар шаярткан, әллә телеграмма кабул итүче хаталанган", - ди. Бер көнгә дә калмыйм, кайтам дип, миңа ияреп кайтты. Бүтән ял йорты дип, авызын да ачмады.
Фото: https://www.kobzarev.com/linux/telegram-pod-ubuntu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X